Мөхәррәм Бикбов

Мөхәррәм Бикбов (4 апрель 1957 ел) — офтальмолог, югары категорияле табиб. Медицина фәннәре докторы (1998), профессор (2009). Башкортстан Фәннәр академиясе Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты директоры. Россия Федерациясенең (2013) һәм Башкортстан Республикасының (1996) атказанган табибы. Башкортстан Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Мөхәррәм Мөхтәрәм улы Бикбов 1957 елның 4 апрелендә Ырынбур өлкәсенең Октябрьский районы Имангол авылында туган[1].

1980 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Укыган чорда, 1979-1980 елларда Уфа шәһәрендә Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә фельдшер булып эшли.

1980-1985 елларда Күмертау шәһәре хастаханәсендә табиб-ординатор, күз авырулары бүлеге мөдире була.

1985 елдан Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтының балаларның күрү сәләтен тергезү хирургиясе бүлеге җитәкчесе, 1998 елдан — «Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты» директорының икътисад һәм фәнни-производство эшләре буенча урынбасары, 2006 елның гыйнварыннан — институт директоры.

Мөхәррәм Бикбов 1991 елда «Балаларда афакияне хирургик коррекцияләүдә эпикератофакия» дигән темага кандидатлык, ә 1998 елда «Балаларның югары дәрәҗәле анизометропиясен коррекцияләу» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Бикбов Мөхәррәм Мөхтәрәм улы Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш офтальмологы, Россия офтальмологлары җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге идарәсе рәисе, «Врач-офтальмологларның ассоциациясе» — Башкортстан Республикасы буенча төбәкара җәмәгать оешмасының төбәк бүлеге Президенты, Россия офтальмологлары җәмгыятенең президиумы әгъзасы, Россия офтальмологик клиникаларының җитәкчеләре Ассоциациясенең идарә һәм Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы, катаракталь һәм рефракцион хирургларның Аурупа җәмгыяте (ESCRS) әгъзасы, катаракталь һәм рефракцион хирургларның Азия-Тымык океан җәмгыяте (APACRS), катаракталь һәм рефракцион хирургларның Америка җәмгыяте (ASCRS), Америка офтальмология академиясе әгъзасы (АА), «Россия офтальмология журналы», «Россия педиатрия офтальмология журналы»; «Катаракталь һәм рефракцион хирургия», «Казакъстан офтальмологик журналы», «Офтальмология дөньясы», «Россия балалар офтальмологиясе» редакцияләре советы әгъзасы, «Рефракцион хирургия һәм офтальмология» журналы редакция коллегиясе әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Бикбов Мөхәррәм Мөхтәрәм улы җитәкчелегендә 5 доктор һәм 13 кандидат диссертациясе якланган.

Ул 446 фәнни хезмәт, 12 монография авторы, Россия Федерациясенең 79 патентына ия һәм 12 методик тәкъдим язган.

Хезмәтләре

  • Балаларда рефракцион эпикератопластика (монография). «Гыйлем» нәшрияты, Уфа — 2000
  • Клиник офтальмологиядә цитокиннар (монография), Уфа — 2008
  • Орбита чирләренең комплекслы диагностикасы (монография), Уфа — 2008
  • Күз авыруларын һәм зыянлануын дәвалаганда витреоретиналь хирургия (монография), Уфа — 2008
  • Шифаханә-курорт практикасында тергезү дәвалавы эффектлыгын күтәрүнең оештыру аспектлары һәм механизмнары (монография), Уфа — 2008
  • Балаларга арткы камера линзаларын икенчел имплантация (монография), Уфа — 2009
  • Рефракцион амблиопия. Балалар һәм үсмерләрне хирургик һәм консерватив дәвалау (монография), Уфа — 2010
  • Балалар күзенең придаточный аппараты гемангиомалары (клиника, диагностика, дәвалау), (монография), Уфа — 2011
  • Күзнең челтәр катлавының (сетчатка) беренчел кубарылуы (монография), Мәскәү — 2012
  • Глаукома. Милли кулланма (монография), Мәскәү — 2013
  • Яшь буенча макуляр дегенерация (монография), Мәскәү — 2013

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • «Башкортстан Республикасында фидакарь эшчәнлеге өчен» отличие билгесе (2017)[2][3].
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы
  • Бөтенроссия яшь офтальмолог-галимнәр конкурсы җиңүчесе (1989, 1996)
  • «Ел галиме» Мактау билгесе (2010)
  • Башкортстан комсомолы премиясе лауреаты (1987)

Сылтамалар