Мөхәррәм Инҗә
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 4 маенда Төркиянең Ялова районы Әлмалык авылында туган. Әтисе Шәриф (Şerif), әнисе Зәкия (Zekiye). Яловада урта мәктәп, «физика-химия укытучысы» белгечлеге буенча Балыкесир шәһәрендәге Бурса - Улудаг университетын тәмамлаган. Физика укытучысы һәм мәктәп мөдире булып эшләгән. Соңрак «Яловаспор» (Yalovaspor) ФК матбугат үзәге җитәкчесе була. Яңа Төркиягә нигез салган Мостафа Кәмал Ататөрк идеяләрен хуплаучы «Ататөрек фикере» асссоциациясе президенты итеп сайлана.
Сәясәт
2002 елдан бирле М. Инҗә Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган һәм ул җитәкләгән Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасенең алып барган сәясәтен иң кискен тәнкыйтьләүчеләрнең берсе.
2010 елда Төркиянең җөмһүрият халык фиркасенең парламент төркеме рәистәше итеп сайланган. 2011 һәм 2013 елларда әлеге вазифага яңадан сайлана.
2018 елның 3 маенда җөмһүрият халык фиркасе (төр. Cumhuriyet Halk Partisi) тарафыннан Төркиядә 2018 елгы президент сайлауларында кандидат итеп күрсәтелгән[1]. Сайлау кампаниясенең шигаре — төр. Türkiye’ye güvence Muharrem İnce (Төркиягә гарантия — Мөхәррәм Инҗә).
Гаиләсе
Өйләнгән, хатыны Үлкү Инҗә (Ülkü İnce), улы Салих Арда Инҗә (Salih Arda İnce).
Китабы
- Buyurun sayin İnce. 2012
Сылтамалар
- Мөхәррәм Инҗә биографиясе. biyografi.info
- [1]
- Muharrem İnce. Türkiye Büyük Millet Meclisi Resmi İnternet Sitesi (Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе рәсми сайты)
Искәрмәләр
- ↑ CHP’li İlhan Kesici: Adayımız Muharrem İnce. sozcu.com.tr, 03.05.2018