Надя Ножарова
Тәрҗемәи хәле
1916 елның 21 ноябрендә Болгария Патшалагының Плевен шәһәрендә, электрика белән сәүдә итүче гаиләдә туган.
1934 елда Ловеч шәһәрендә Америка кызлар мәктәбен тәмамлый, Плевен каласына килә һәм «Ангел Сладкаров» опера театрына эшкә керә, бу вакытта театр ил буйлап гастрольләрдә йөргән була. Сладкаров театр труппасы таркалганнан соң, «Одеон», «България» һәм «Корпоративен театър» театрлары сәхнәсендә уйный. Соңыннан Германиягә китә, анда җырга укый. Болгариягә әйләнеп кайтканнан соң режиссер Цанков Хрисандның «Испытание» фильмында уйный (1942 ел).
Монте-Карлода яши, 1949 елда АКШка күчеп китә һәм үзенең вафатына кадәр шунда кала. Хәйрия эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә, күп кенә дөнья гуманитар оешмаларына ярдәм итә. АКШка иммиграция мәсьәләләре буенча Идарә белән хезмәттәшлек итә, яһүди-иммигрантларга булышу буенча кампанияләрдә катнаша. Монакода Кызыл Тәрегә, Парижда америка госпиталенә һәм Монакода «Принцесса Грейс» госпиталенә, Афина һәм Венецияда балалар йортларына ярдәм итә. Үзенең шәфкатьлелек эшмәкәрлеге өчен күпсанлы бүләкләргә һәм мактаулы исемнәргә лаек була.
Надя Ножарова 2014 елның 18 апрелендә Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк штатында, Лонг-Айлендта вафат була.
Шәхси тормышы
Надя Ножарова дүрт тапкыр кияүдә була:
- 1936-1940 елларда — Ангел Сладкаров, аның белән Троян монастыренда никахлана һәм 1940 елда аерылыша;
- 1940-1949 еллар граф Наварро (1949 елда вафат була), Испания дворяны, Ватиканда дипломат булып эшләгән, аннан графиня титулын ала, Монте-Карлода яши;
- 1953-1985 еллар Фарбер Сид (ингл. Sid Farber, 1913-1985), америка бизнесмены.
- 1985-2014 ел — Юрий Фарбер (ингл. Yuri Farber, 1949 елда туган), американ, алдагы иренең туганы була[2].
Искәрмәләр
- ↑ Надя Ножарова, графиня дьо Наваро [блг.](болг.)
- ↑ Island dreams: human nature is the least predictable element in a battle for the last pristine ecosystem on Saint Croix (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-10-29, retrieved 2021-04-19