Назлы Савранбаши

Назлы Савранбаши (төр. Nazlı Savranbaşı; 2003 елның 9 октябре, Измир, Төркия) — Төркия гимнасты, Измирдагы «Şavkar Gymnastics Club» клубы әгъзасы. Мерсиндагы Дөнья Кубогы этабы җиңүчесе, 2018 елгы яшүсмерләр Олимпия уеннарында һәм 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы.

Тәрҗемәи хәле

Назлы Савранбаши 2003 елның 9 октябрендә туа[3]. Дүрт яшендә гимнастика белән шөгыльләнә башлый[4].

Карьера

Измирдагы «Şavkar Gymnastics Club» клубы өчен чыгыш ясый[5]. Гимнастның беренче тренеры Нургөл Аккөш Доган була, аның белән Назлы Газиемирда таныша. Аннан соң ул Айсел һәм Озгүр Гөмеш белән шөгыльләнә башлый[4].

Назлы Савранбаши 2017 елгы Ауропа җәйге яшүсмерләр Олимпия фестивалендә катнаша[4].

Назлы Савранбаши көз көне Буэнос-Айреста узган 2018 елгы яшүсмерләр җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Ул абсолют беренчелектә квалификациядә чыгыш ясый, әмма финалга эләгә алмый, барлык дүрт төрдә чыгыш ясаган 32 кызлар арасыннан 31 нче урынны гына ала[4]. Дүрт снарядта аның нәтиҗәсе 43,532 балл тәшкил итә[6].

Төркия гимнасты Трнавада VCault турнирында яшүсмерләр дәрәҗәсендә катнаша һәм төрле биеклектәге брусьяларда бакыр һәм ирекле күнегүләрдә алтын медаль яулый[7].

Мәрсиндагы Дөнья Кубогы этабында Назлы Савранбаши төрле биеклектәге брусьялар ярышында алтын медаль яулый[8].

Штутгартта узган 2019 елгы дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпия уеннарында катнашу хокукын ала. Мәрсиндагы 2020 елгы Ауропа чемпионаты алдыннан спортчы аягын җәрәхәтли[3].

Назлы Савранбаши 2021 елда Базелдә узган Ауропа чемпионатында катнаша, анда узган елгы имгәнүдән тулысынча терелеп бетмичә чыгыш ясап, финалга чыга алмый[3].

Искәрмәләр

  1. https://www.olimpiyatkomitesi.org.tr/Sporcu-Detay/10202
  2. https://www.aa.com.tr/tr/dunyadan-spor/milli-cimnastikci-nazli-savranbasi-elemeleri-gecemedi/2313418
  3. 1 2 3 Nazlı Savranbaşı: Tokyo için heyecanlıyı (төр.). Fanatik. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2021. Архивировано 16 июль 2021 года.
  4. 1 2 3 4 Korkmaz, Ali. 'Türkiye'nin Yıldızları': Nazlı Savranbaşı  [төр.] (21 December 2018). 19 октябрь 2019 тикшерелде.
  5. Sporcu Bilgileri - Nazlı Savranbaşı (төр.). Türkiye Milli Olimpiyat Komitesi. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2019. Архивировано 25 гыйнвар 2021 года.
  6. Artistic Gymnastics – Women's All-Around – Qualification Results. Buenos Aires 2018 Youth Olympic Games. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2018. Архивировано 14 октябрь 2018 года.
  7. Lauren. 2018 Gym Festival Trnava Results (15 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2020. Архивировано 2 февраль 2021 года.
  8. Lauren. 2019 Mersin Challenge Cup Results. The Gymternet (31 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2020. Архивировано 16 октябрь 2020 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә