Наилә Фәхретдинова
Наиля Роберт кызы Фәхретдинова (кияүгә чыкканчы — Шәйдуллина; 2 август 1994, Азнакай, Татарстан Республикасы) — россия волейболчысы, һөҗүмче (доигровщица). Россия, Төркия, Кипр һәм Израиль клублары өчен чыгыш ясый. «Динамо-Казан» составында 2012/2013 еллар сезонында Россия чемпионы була, ә «Протон» составында 2017 елгы Россия Кубогының бронза медален яулый[1][2].
Тәрҗемәи хәле
Наилә Фәхретдинова 1994 елның 2 августында Татарстанның Азнакай шәһәрендә туа. [1]. Кияүгә чыкканчы Шәйдуллина фамилиясен йөрткән[1]. Әтисенең киңәше буенча волейбол белән шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры — С. В. Галаганов[3].
Казан федераль университетында, ә аннары Стәрлетамак физик культура институтында укый, аны «ФК һәм ВМ (физик культура һәм спорт төре) тренеры» белгечлеге буенча тәмамлый.
2020 елның 19 июнендә волейболчы Илнар Фәхретдиновка кияүгә чыга.
Карьерасы
Россия чемпионатында 2013 елда «Динамо-Казан» командасы составында дебют ясый һәм аның белән бергә Россия чемпионы була[4]. [1]. 2013–2014 елларда «Уфимочка-УГНТУ» өчен чыгыш ясый[5].
2014–2015 елларда «Олимп» волейбол клубы уенчысы була[6]. 2016/2017 еллар сезонында Төркиядә «Чанаккале» клубы өчен чыгыш ясый[7].
2017/2018 еллар сезонында Сарытауның «Протон» командасы өчен уйный. 2017 елның декабрендә команда Россия Кубогының бронза призёры була[2].
2018 елның июлендә «Приморочка»га күчә[8]. 2018 елның октябрендә «Протон-Саратов» Наиля Шәйдуллинаны команда составына кертү турында хәбәр итә[9].
2019/2020 еллар сезонында Кипрның «Аполлон Лимасол» клубы өчен чыгыш ясый[10][11].
2020 елның сентябреннән декабренә кадәр Израильнең «Маккаби Хайфа» клубында уйный ясый.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Наиля Робертовна Шайдуллина (рус.). Чемпионат. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ 1 2 3 «Протон» второй год подряд становится бронзовым призёром Кубка России (рус.). Волейбольный клуб «Протон» (24 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Наиля Шайдуллина: «Волейболом я занимаюсь благодаря папе». saratov.bezformata.com (7 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Наиля Робертовна Шайдуллина. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2018. Архивировано 27 июль 2018 года.
- ↑ «Уфимочка-УГНТУ» начинает новый сезон (рус.). Ufa-News (2 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Шайдуллина Наиля (рус.). Волейбольный клуб «Олимп». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Yeşilbayramiç Spor’da, Pınar Cankarpusat ve Nailia Shaydullina (төр.). Voleybolun Adresi. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Наиля Шайдуллина — доигровщица «Приморочки» (рус.). Волейбольный клуб «Приморочка» (30 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ «Протон-Саратов» обнародовал фамилию своей первой волейболистки (рус.). Взгляд-инфо (31 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ «Μεγάλη Κυρία» στο ντέρμπι και κορυφή — Εκπληκτική ανατροπή Ολυμπιάδας — Νίκες Korantina Homes Παφιακού, ΑΕΚ (греч.). Кипрская федерация волейбола. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Σούπερ ντέρμπι σωτηρίας Ομόνοια — UCLan Cyprus ΘΟΙ Αυγ. — Αγγίζει την 5η θέση ο Property Gallery Απόλλων (греч.). Кипрская федерация волейбола. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.