Наил Шәкүров
Наил Хәер Улы Шәкүров (2 май 1934,Габдрахман авылы, Әлмәт районыны ТАССР, Россия Федерациясе) — педагог. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы .1963 ел
Тәрҗемәи хәле
1934 елның 2 майда Әлмәт районының Габдрахман авылында туган. 1954 елда Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлаган. 1959 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. 1954-1959 елларда ТАССРның Калинин районы Пучы урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы булып эшләгән. 1959-1962 елларда эшче яшьләр Карабаш мәктәбенең укытучысы, мөдире булып эшләгән.1968 елда инспектор булып эшләде. 1980-1998 елларда Бөгелмә районы администрациясе каршындагы мәгариф бүлеге мөдире, мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләгән.
Үзенчәлек
Авыл мәктәпләрендә белем бирүнең сыйфатына, педагогларның квалификациясен күтәрүгә, матди базаны ныгытуга, тиешле белемле укытучылар туплауга төп игътибар бирелде. Аның каршында Кече Бөгелмә, Наратлы, Иске Исаково, Кодаш, Татар Димскәсе, Вязовка, Тауасты, Яңа Сумароково, Ростовка, Петровка, авыл җирлекләрендә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең типлаштырылган биналары төзелде. 1990 елда Бөгелмә районы республикада матди-техник тәэмин итү һәм педагогик кадрлар белән тәэмин итү буенча иң яхшылардан санала. Аның җитәкчелегендә РСФСРның атказанган укытучысы исеме, 2 укытучыга, 4 укытучыга, 10 кешегә «халык мәгарифе отличнигы» билгесе бирелде.