Неймеген

Неймеген (нид. Nijmegen, алман. Nimwegen, лат. Noviomagus, исп. Nimega[14], фр. Nimègue) — Нидирланның Гелдерланд правинсәсендә урнашкан шәһәр.

Җәгъәрафия

Шәһәр Ваал елгасы буенда, илнең көнчыгыш өлешендә, Алмания чигендә урнашкан. Климаты диңгез.

Тарих

1 нче гасырда римлылар тарафыннан нигезләнә. 5 нче гасырдан Франклар дәүләте составында; Бөек Карл дәверендә аның резиденциясе булып торган. 9 нчы гасырдан Лотарингия, 10 нчы гасрыдан Изге Рим империясе составында. 1230 елда шәһәр статусы бирелә. 1247 елда түләнмәгән бурычлар бәрабәренә Гелдерн графы кулына күчә. 1407 елдан Неймеген – Һанза берлеге әгъзасы. 1543 елдан Һабсбурглар биләмәләре составында. Нидирлан инкыйлабыннан соң Үтрехт униясе составында. 1581 елда испаннар тарафыннан басып алына, 1591 елда Нассау Морицы гаскәрләре шәһәрне сугышып кайтарып ала. 1672-1678 еллардагы Һолландия сугышы барышында фраснуз әрмесе тарафыннан басып алына, шәһәрдә шушы сугышка чик куйган Нимвеген килешүләренә кул куела. 1815 елда Нидирлан кыйраллыгы составында. 1944 елда шәһәр инглиз-америка авиациясе тарафыннан бомбага тотылып зур зыян күрә.

Халык

Халык саны
1815[15]1830[16]1840[16]1849[16]1859[16]1869[16]1879[16]
13 32617 73421 18221 21821 64123 03124 971
1889[16]1899[16]1909[16]1920[16]1930[16]1947[16]1960[16]
32 08942 75654 80366 91181 716105 921131 593
1971[16]1980[16]1990[16]2000[16]2010[16]20121 гый 2016
150 229147 346145 782153 705164 223165 127172 063
1 гый 2017[17]1 гый 20171 гый 2018[17]1 гый 2019[17]1 гый 20201 гый 2021[10]
173 556175 002175 948176 731177 659177 359

Икътисад

Икътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы; машиналар төзү, химия, кәгазь сәнәгатьләре предприятияләре да бар.

Транспорт

Неймеген – зур транспорт төене. Шәһәр аша үтә торган автомобиль һәм тимер юллары аны көнбатышта Ран­стад агломерациясе белән, төньякта Ар­нем, Апел­дорн, Звол­ле шәһәрләре белән, көнчыгышта Түбән Рейн-Рур­ аг­ло­ме­ра­циясе шәһәрләре белән (Алма­ния) белән, көньяк һәм көньяк-көнбатышта Һер­то­ген­бо­с, Вен­ло, Маа­ст­рих­т белән тоташтыра.

Галерея

Рәсми сайт

Төркемнәр