Ники Лауда
Андреас Николаус (Ники) Лауда (алман. Andreas Nikolaus «Niki» Lauda; 1949 елның 22 феврале, Вена, Австрия — 2019 елның 20 мае, Цюрих, Швейцария) — Австрия автоузышчысы, Формула-1 классында өч тапкыр дөнья чемпионы. Спорт менеджеры, RTL алман телеканалы комментаторы, автоузышлар буенча эксперт, Формула-1 Mercedes AMG командасының башкарма булмаган директоры (ингл. Non-executive chairman).
Тормыш юлы
Ники Лауда Венада бай гаиләдә туа[5]. Автоузышлар белән иртә мавыгып, ул Аурупа «Мини» сериясендә дебют ясый[6], аннары Ви Формуласында[7], Порше һәм Шеврон серияләрендә чыгыш ясый башлый[8]. Никиның гаиләсе аның автоспорт белән мавыгуын бүлешми һәм аңа финанс ярдәменнән баш тарта[9]. Аның карьерасы бик уңышлы үсмәгән. Лауда банктан 30 000 фунт стерлингка кредит ала һәм 1971 елгы сезонга Формула-2дә чыгыш ясаган «Марч» командасында урын ала[10]. Формула-2дә уңышлы чыгыш ясаганнан соң, Никиның таланты команда хуҗасы Робин Херд тарафыннан билгеләнә һәм Лауда шулай ук Формула-1дә чыгыш ясарга чакырыла. 1972 ел сезонында Ники Формула-2 һәм Формула-1 узышларында катнаша. Формула-2дә команда көндәшлелеккә әзер машина булса да, 1972 елгы сезон Формула-1дә начар була. 1973 елның сезонына тагын бер банк кредиты ала һәм үзенә BRM командасында урын сатып ала. Ул тиз була һәм аерым эпизодларда югары нәтиҗәләр күрсәтә, әмма команданы уңышсызлыклар эзәрлекләгән.
1974 елда Феррари Лауда белән 1974 ел сезонына контракт төзи. Бу Никига үз бурычларын түләргә җитәрлек акча түләү мөмкинлеге булган беренче сезон.
«Феррари»да карьера
Үзенең Феррари өчен дебют ярышында Аргентина Гран-приында, Лауда икенче урынны яулый. Формула-1дә беренче җиңү, шулай ук 1972 елдан башлап Феррари өчен беренче җиңү аларга өч узыштан соң, Испания Гран-приында була. 1974 ел сезонында тугыз поул яулап (шуларның алтысы рәттән), тәҗрибә җитмәү һәм Феррари машиналарының җитәр-җитмәс ышанычлылыгы булмау сәбәпле ул тагын бер тапкыр гына җиңә ала (Нидерланд Гран-приенда). Сезон нәтиҗәләре буенча чемпионатта дүртенче урынны ала.
1975 елгы сезон Лауда өчен начар башлана — беренче дүрт ярышта ул бишенче урыннан югарырак күтәрелә алмый. Ләкин соңыннан, яңа Феррари 312Т да чыгыш ясый башлагач, ул биш узышның дүртесен ота. Сезонның соңгы узышында да АКШ Гран-приын отып, Ника Лауда беренче тапкыр дөнья чемпионы була.
1976 ел сезонында Лауда беренче алты узышта дүрт тапкыр җиңү яулый һәм ике тапкыр икенче урынны ала. Бөекбритания Гран-приында бишенче җиңү яулагач, ул якындагы көндәше Джеймс Хантның очколары саны буенча ике тапкырдан артыкка узган була.
Әмма Нюрбургта озын трассада узган Алмания Гран-приында Ники Лауда җитди авариягә эләгә. Узышның икенче әйләнешендә Лауда машинасы трассадан чыга, киртәгә бәрелә, яна һәм кире трассага оча, анда Брет Ланджер югары тизлектә Лауда машинасына бәрелә.
Лауда ике узышны уздырып, авариядән соң алты атна узгач, узышка әйләнеп кайта. Авария вакытында алынган шрамнары кызыл Parmalat кепкасы белән каплый башлый.
«Брэбем»га күчү
1978 һәм 1979 еллар сезоннарында Ники Лауда ул вакытта Берни Экклстоун хуҗасы булган Брэбем командасы өчен чыгыш ясый. Бу сезоннарда ул шактый нәтиҗәләргә ирешә алмый. 1978 ел сезонында Лауда, ике җиңү яулап, чемпионатта дүртенче урынны яулый. 1979 елгы сезон тулысынча уңышсыз була, даими техник проблемалар аркасында Лауда чемпионатта нибары 4 очко җыя ала. 1979 елда Канада Гран-приы алдыннан Лауда узышчы карьерасының тәмамлануы турында игълан итә.
«Макларен» командасы белән узышка кайту
1982 елның кышында Ника Лауда Макларен өчен берничә тест үткәргән. Команданың төп иганәчесе, бренд Мальборо, шулай ук аның кандидатурасын хуплаган, һәм Макларен Лауда белән контрактка кул куя. Сезон нәтиҗәләре буенча ул 30 очко белән чемпионатта нибары бишенче урынны ала.
Үлем
2019 елның 20 маенда Лауда авырудан соң калган катлауланулардан үлә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 https://www.lemonde.fr/disparitions/article/2019/05/21/le-coureur-automobile-niki-lauda-est-mort_5464784_3382.html
- ↑ 1 2 Nikolaus Lauda // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ https://www.dailymail.co.uk/news/article-7051847/Niki-Lauda-Austrian-Formula-1-legend-dies-aged-70-period-ill-health.html#comments
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118570102 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Niki Lauda – Facts, Biography, & Crash. Encyclopedia Britannica. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2019.
- ↑ Obituary: Niki Lauda, 1949-2019. Motorsport Magazine. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2019.
- ↑ Niki Lauda passes away: All you need to know about the Austrian Formula One legend who defied death on the tracks. First Post. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2019.
- ↑ Obituary: Niki Lauda, three-times F1 World Champion who recovered from horrific accident. Herald Scotland. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2019.
- ↑ Niki Lauda has sadly passed away. Top Gear. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2019.
- ↑ Vale: Niki Lauda. Auto Action. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2019.
Әдәбият
- Niki Lauda. The Art and Science of Grand Prix Driving. Motorbooks International, 1977 (ISBN 0-87938-049-7)
- Niki Lauda. My Years with Ferrari. Motorbooks International, 1978 (ISBN 0-87938-059-4)
- Niki Lauda. The New Formula-1: A Turbo Age. Motorbooks International, 1984 (ISBN 0-87938-179-5)
- Niki Lauda. Mein Story. Orac Verlag, 1986 (ISBN 3-7015-0025-8)
Сылтамалар
- Профиль на официальном сайте Формулы-1
- Профиль на statsf1.com [ингл.] [фр.]
- Профиль на database.motorsportmagazine.com [ингл.]
- Интервью Ники Лауды газете «Аргументы и факты», 2003 год
- Биография Ники Лауды 2012 елның 19 сентябрь көнендә архивланган. на сайте Денниса Дэвида 2021 елның 25 октябрь көнендә архивланган.
- Ники Лауда — биография и статистика выступлений в Формуле 1
- Страшная авария Ники Лауды, Нюрбургринг, 1976 год
- Lauda wins first BMW M1 Procar Revival race, 2008