Николай Азаров
Николай Азаров ((укр. Микола Янович Азаров; 17 декабрь 1947 ел, Калуга) ) — Украина сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. Украина хөкүмәте башлыгы (2010-2014). «Төбәкләр фиркасе» нә нигез салучыларның берсе, әгъзасы (1997—2014) һәм рәисе (2001, 2010—2014). Украинаның II, V, VI һәм VII чакырылышлары халык депутаты. Геология-минералогия фәннәре докторы (1986), профессор (1991). Украина беренче вице-премьеры һәм финанслар министры (2002-2005, 2006-2007), Украина дәүләт салым администрациясе башлыгы (1996-2002).
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 17 декабрендә Калуга шәһәрендә туа[2][3].
Әнисе Екатерина Павел кызы Азарова (әнисенең әнисе — Мария Андрей кызы Сидорова, әтисе — Павел Павел улы Азаров)[2] (1927—2019[4])[3].
Әтисе Ян Роберт улы Пахло (әтисенең әнисе — Евгения Василий кызы Козлова, әтисе — Роберт Ян улы Пахло) (1923 — 1989[5]) — чыгышы белән Ленинград шәһәреннән[2] (хәзерге Санкт-Петербург шәһәре), ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә[6].
Николай Ян улы сүзләренчә, ул әнисенең фамилиясен йөртә. Әнисенең кыз фамилиясе Азарова[7] була.
Искәрмәләр
- ↑ Mikolai Janowitsch Asarow // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 1 2 3 Азаров Н. Я. Украина на перепутье. Записки премьер-министра. — М.: Вече, 2015. — 511 с. — ISBN 9785444431719.
- ↑ 1 2 Азаров, Николай. Премьер-министр Украины. «Лентапедия» (5 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2019. Архивировано 7 июль 2013 года.
- ↑ Азаров: Нужно было изолировать Тягнибока, Пашинского, Турчинова, Яценюка, а олигархов, которые деньги выделяли на Майдан, взять за шкирку. gordonua.com (14 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2019. Архивировано 15 октябрь 2019 года.
- ↑ YouTube. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Приказ подразделения. «Подвиг народа» (25 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2019. Архивировано 14 апрель 2010 года.
- ↑ Познер. Гость в студии - Николай Азаров. 1 канал. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2012. Архивировано 8 июль 2012 года.