Николай Пинегин
Николай Василий улы Пинегин (27 апрель (10 май) 1883, Алабуга — 18 октябрь 1940, Ленинград) — рус язучысы, рәссамы, Төньякны тикшеренүче. «Изге газапланучы Фока» («Святой мученик Фока») судносында Георгий Седов экспедициясенең катнашучысы.
Тәрҗемәи хәле
Белемне Вятка реаль училищесында алган, аннан соң Пермь гимназиясендә укыган; чиркәүдә гыйбадәт кылуга барудан баш тарту сәбәпле, гимназиядән чыгарыла.
1901 елда Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә, 1907 елда Император сәнгатьләр академиясе каршындагы Югары сәнгать училищесында укуны дәвам итә.
1912 елда Георгий Седовның Төньяк котыпка кадәр экспедициясендә катнаша. Экспедиция баршында Пинегин Арктика турында беренче документаль фильмны төшерә.
1914—1916 елларда Петербург сәнгатьләр академиясендә укыган. 1920—1923 елларда Констанинопольдә, Праһада, Берлинда яши. 1923 елда Россиягә кире кайта. 1920- һәм 1930-елларда төрле арктик экспедицияләрендә катнашкан.
1940 елның 18 октябрьдә вафат булган.
Истәлек
- Санкт-Петербургда Пинегин исемен йөртүче урам бар.
- Яңа Җир янында Пинегин исемен йөртүче утрау һәм борын (мыс) бар.
Шулай ук карагыз
Ссылки
- Могила Пинегина на сайте Литераторских мостков
- Пинегин Николай Васильевич, 1883—1940
- Пинегин Николай Васильевич 2010 елның 7 гыйнвар көнендә архивланган.
- Гражданин волшебного Севера 2011 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
- Художник Пинегин