Николя Саркози

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Николя Саркози
фр. Nicolas Sarkozy
Nicolas Sarkozy in 2010.jpg
Тулы исеме

Nicolas Sarkozy

Туган көне

28 гыйнвар 1955(1955-01-28) (69 яшь)

Туган

Париж, Франция

Ил
Калып:Wikidata gender switch

Карла Бруни-Саркози[d][2]

Култамагасы

Изображение автографа

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Николя́ Поль Стефа́н Саркози́ де На̀дь-Бо́ча (фр. Nicolas Sarkozy, тулы исеме Nicolas Paul Stéphane Sárközy de Nagy-Bócsa) — Франциянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Француз Җөмһүриятенең 23 нче президенты һәм Бишенче Француз Җөмһүриятенең 6 нчы президенты. Президент буларак, шулай ук Андорра кенәзе. Президент булып 2007 елның 6 маенда сайлана, вазифага, Жак Ширакны алыштырып, 16 май көнне керешә.

Идарә итә торган «Халык хәрәкәте өчен берлек» фиркасе (фр. Union pour un mouvement populaire, UMP) җитәкчесе.

Франциядә аны шаяртып «Сарко» (Sarko) кушаматы белән атыйлар.

Белемне католик мәктәптә ала. Аннары «Көнбатыш Париж — Нантер-ля-Дефанс» университетында укый. Юрист белгече була.