Нина Бари
Нина Бари | |
---|---|
![]() | |
Исем | рус. Нина Карловна Бари |
Туу датасы | 19 ноябрь 1901[1][2] яки 1901[3] |
Туу урыны | |
Үлем датасы | 15 июль 1961[4][1][…] яки 1961[3] |
Үлем урыны | |
Ил | |
Фәнни өлкә | математик анализ, математик тәхлил[d] и математика[3] |
Эш урыны | |
Белем | |
Гыйльми дәрәҗә | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Фәнни җитәкче | Николай Николаевич Лузин[d][5] |
Мәшһүр шәкертләр |
П. Л. Ульянов В. Я. Козлов |
Нина Карловна Бари (1901-1961) - тригонометрик рәт өлкәсендәге хезмәтләре белән танылган совет математигы . Физика һәм математика фәннәре докторы (1935), Мәскәү дәүләт университеты профессоры.
Ире - танылган математик В. В. Немыцкий ...
Тәрҗемәи хәле
1901 елда Мәскәүдә танылган Мәскәү балалар табибы, медицина докторы К. А. Бари гаиләсендә туган. Урта мәктәптә укыганда үк математика белән мавыга.
1918 елда ул Мәскәү дәүләт университетының физика һәм математика факультетына укырга керә - Мәскәү университетының бу факультетына кергән беренче хатын-кызларның берсе [6]. Анда ул безнең илнең иң зур галимнәре - Д. Ф. Егоров, Н. Э. Жуковский, Н. Н. Лузин, С. А. Чаплыгин белән аралашу мөмкинлеген ала. Н. К. Бариның математик талантын профессор Н. Н. Лузин күреп кала, һәм тиздән ул Н. Лузинның күренекле студентларының берсе һәм семинарында актив катнашучы - «Лузитания» әгъзасы булып китә.
Бари күплекләр теориясе буенча беренче нәтиҗәләрен университетның өченче курсында укыганда ук ала. 1925 елда ул Мәскәү университетының аспирантурасын тәмамлый, һәм киләсе елның гыйнварында «О единственности тригонометрических разложений» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1927 елдан ул Франция һәм Поляк математика җәмгыятьләре әгъзасы. 1927 елда Парижда ул Адамар семинарында актив катнаша.
Бари 20 яшендә (1921) Мәскәү университетының механика һәм математика факультетында укыта башлый. 1932 елда ул Мәскәү дәүләт университеты профессоры була. 1935 елда физика һәм математика фәннәре докторы дәрәҗәсенә лаек була, ул чакта инде Бари, тригонометрик рәтләр һәм күплекләр теориясендә фундаменталь нәтиҗәләргә ия булган, танылган галим иде.
Бари Болондагы (1928) һәм Эдинбургтагы (1958) халыкара математик конгрессларда совет математиклар мәктәбен гәүдәләндерә.
Академик Н. Н.Лузин бәлагә юлыккач, аңа хәтта аның укучылары да каршы чыгыш ясаганда — Бари, укытучысына тугры калып, Лузингә каршы компанияне хупламай. Аның вафатыннан соң, хезмәтләре басылыуга әзерләнгәндә, Бари бу эштә актив катнаша һәм бик зур редакцион эш башкара[7] .
1961 елның 15 июлендә Бари фаҗигале рәвештә һәлак була (җәен дачада ул электричка астына эләгә[7] ) [8]. Введенское зиратында (уч. 8) Мәскәүдә [9] әтисе белән бергә җирләнгән.
Басмалары
- Бари Н. К. «Проблема единственности разложения функции в тригонометрический ряд». // УМН, 4:3(31) (1949), 3-68
- Бари Н. К. Тригонометрические ряды. — М.: изд-во ФМЛ, 1961
- Bari N.K. `Trigonometric Series, vol. II` Holt, Rinehart and Winston/ — New York, 1967.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе
- ↑ Nina Karlowna Bari // FemBio-Datenbank (нем.)
- ↑ 1 2 3 Bari, Nina Karlovna // Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ 1 2 3 Бари Нина Карловна // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Ogilvie M. B. The Biographical Dictionary of Women in Science (ингл.): Pioneering Lives From Ancient Times to the Mid-20th Century — Routledge, 2003. — Vol. 1. — P. 78. — 798 p. — ISBN 978-1-135-96342-2
- ↑ О людях Московского университета, 2019: «Аттестат частной женской гимназии не давал права поступления в университет. Бари пришлось вторично сдавать выпускные экзамены на аттестат зрелости в государственной мужской гимназии №10, с чем она легко справилась»
- ↑ 1 2 О людях Московского университета, 2019
- ↑ VIVOS VOCO: В. С. Виденский, «Бэра бери, Бари» (К 100-летию Н. К. Бари)
- ↑ Могила Н. К. Барри, archived from the original on 2013-11-13, retrieved 2020-08-28
Әдәбият
- Садовничий В. А. Нина Карловна Бари (1901—1961) // О людях Московского университета. — 3-е изд., дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2019. — С. 159—166. — 356 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-19-011397-6.
Сылтамалар
- Nina Karlovna Bari (ингл.)
- Nina Karlovna Bari (ингл.)
- Нина Карловна Бари (к 25-летию работы в МГУ)
- Нина Карловна Бари (некролог)
- могила на Введенском кладбище 2016 елның 30 март көнендә архивланган.
- 19 ноябрь көнне туганнар
- 1901 елда туганнар
- Мәскәүдә туганнар
- 15 июль көнне вафат булганнар
- 1961 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафатлар
- Мәскәү дәүләт университеты укытучылары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Әлифба буенча математиклар
- ССРБ математиклары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Физика-математика фәннәре докторлары
- 1961 елда вафатлар
- 15 июль көнне вафатлар
- Математиклар