Нина Попова


Нина Георгиевна Попова (1945 елның 20 марты, Бөгелмә, Татарстан АССР, ССРБ) — совет һәм Россия театр, кино һәм телевидение актрисасы. РСФСРның атказанган артисты (1984).

Тәрҗемәи хәле

Нина Попова 1945 елның 20 мартында Бөгелмәдә туа.

1966 елда МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлый (курс җитәкчесе — Александр Михайлович Карев). Шул ук елдан башлап Попова Борис Равенских чакыруы буенча килгән Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый[1]. Шулай ук Яблочкин исемендәге Үзәк актёрлар йортында да уйный.

Экраннарда аның «Көннән-көн» совет телесериалында Женя Якушева образы аеруча танылган[1]. Кинода дебюты Владимир Беренштейнның «Нейтраль сулар» фильмында Ирина ролен башкарганда була.

Бүләкләр

  • РСФСРның атказанган артисты (1984);
  • «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале (1997);
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2001);
  • Курский һәм Рыльский Митрополиты Рәхмәт хаты (2016);
  • Мәскәүгә лаек хезмәте өчен аерым хөрмәтләү билгесе (2017);
  • «Хезмәт ветераны» медале (2010);
  • Дуслык Ордены (2020);
  • «Рус классикасын Ватан сәхнәсендә саклаган өчен» РСФСРның халык артисткасы Лозицкая исемендәге диплом (2020).

Сылтамалар