Ниязбай Сәлимов

Ниязбай Булатбай улы Сәлимов (баш. Ниязбай Булатбай улы Сәлимов; рус. Ниязбай Булатбаевич Салимов; 27 сентябрь 1958, Яугилде, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — дәүләт органнары һәм матбугат хезмәткәре, галим, филолог, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе. Филология фәннәре кандидаты (2001). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Җәлил Киекбаев (1992) һәм Һәдия Дәүләтшина (2025) исемендәге премияләр лауреаты. Гафури районының почетлы гражданы.

Тормыш юлы

Нияз Сәлимов 1958 елның 27 сентябрендә Башкорт АССРының Гафури районы Яугилде авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлагач, Йөзимән урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли башлый. Аннан соң бер ел туган авылы мәктәбендә директор була.

1984 елда «Йолдыз» район газетасы мөхәррире урынбасары вазифасына билгеләнә, биш елдан республика яшьләренең «Ленинчы» газетасы мөхәррире урынбасары булып эшли башлый. «Йәшлек» башкорт яшьләр газетасын булдыруга зур көч куя, аның беренче мөхәррир урынбасары була.

1990 елда Гафури районының «Йолдыз» газетасы мөхәррире итеп билгеләнә. Аның тырышлыгы белән 1991 елда Башкортстанда «Табын» башкорт газетасы дөнья күрә. Ырынбур өлкәсе җәмәгатьчелеге үтенече буенча, 1993 елда Ырынбур башкортларының «Каруансарай» газетасын нәшер итә.

«Йәшлек» газетасының баш мөхәррире булып эшли башлый. Өч елдан артык вакыт эчендә ул бу басманың тиражын ике тапкырга диярлек арттыруга ирешә.

2001 елда «Башкорт әдәби теле публицистик стиленең формалашуы һәм үсеше» дигән темасына кандидатлык диссертациясе яклый[1]. Бер монография, ике фәнни брошюра авторы, фәнни җыентыкларда басылган дистәләгән мәкаләләр авторы.

1997 елдан Башкортстан Президенты Хакимиятендә эшли. 2001 елдан гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеген җитәкли.

2011—2015 елларда «Башкортстан» газетасының баш мөхәррире булып эшли[2].

2015 елның сентябреннән Башкортстан Республикасы Милли архивының директор урынбасары[3].

2022 елның 16 декабрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Почет грамотасы белән бүләкләнә[4].

Башкортстан Республикасы Язучылар союзының 2025 елның 5 сентябрендә үткән идарә утырышында 2025 елда Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә «Бәхетстан» китабы өчен Нияз Сәлимов тәкъдим ителә[5]. 2025 елның 24 декабрендә Нияз Сәлимовка бу премия тапшырыла[6].

Җәмәгать эшчәнлеге

  • Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы.
  • «Табын ырывы» җәмәгать оешмасының идарә рәисе (февраль, 2017)[7][8]

Китаплары

  • Ҡурсаҡ булғы килмәне (Курчак буласы килмәде). — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1992;
  • Атайым йомаҡтары (Атам табышмаклары). — Өфө: Китап, 1995;
  • Әнүзә һәм шуҡ кәзә (Әнүзә һәм шук кәҗә). — Өфө: Китап, 1997;
  • Бурлинская средняя школа: вчера и сегодня. Уфа: Городская типография, 2000;
  • Башҡорт әҙәби теленең публицистика стиле (Башкорт әдәби теленең публицистика стиле). — Өфө: Китап, 2003;
  • Ҡояш — ул ҡош?: Шиғырҙыр (Кояш — ул кош?: Шигырьләр). — Өфө: Китап, 2006;
  • Ураҡ осоро: Шиғырҙыр (Урак өсте: Шигырьләр). — Өфө: Китап, 2008;
  • Халыҡ сәсәне Вәлиулла Ҡоломбәтов (Халык сәсәне Вәлиулла Коломбәтов). — Өфө: Матбуғат донъяһы, 2016[9].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (1992);
  • Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Почет грамотасы (2022);
  • Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе (2025);
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
  • Гафури районының почетлы гражданы.

Искәрмәләр

  1. Салимов Н. Б. Формирование и развитие публицистического стиля башкирского литературного языка. диссертация ... кандидата филологических наук (рус.). Национальная электронная библиотека (2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026. [рус.]
  2. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы
  3. Сайт Управления по делам архивов Республики Башкортостан. Контактная информация 2016 елның 20 ноябрь көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 2 сентябрь 2016]
  4. Писателям и поэтам Башкортостана вручили госпремии. ИА «Башинформ», 20 декабря 2022 года [рус.] [Тикшерелгән 22 декабрь 2022]
  5. Союз писателей Башкортостана. Рассмотрен вопрос о выдвижении кандидатов на госпремию им. Хадии Давлетшиной. (рус.). Союз писателей Башкортостана (5 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2025.
  6. Лейла Аралбаева. В Уфе наградили лауреатов премий имени Бабича и Давлетшиной (рус.). ИА «Башинформ» (24 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026. [рус.]
  7. В Уфе представители башкирского рода Табын провели съезд. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 28 февраль 2017 ел [рус.] [Тикшерелгән 1 март 2017]
  8. Өфөлә Табын ырыуы башҡорттары съезд уҙғарҙы. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 1 март 2017 ел [Тикшерелгән 1 март 2017]
  9. Баш ҡалала сәсән Вәлиулла Ҡоломбәтовтың тыуыуына 135 йыл тулыуға ҡарата китап донъя күрҙе. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016, 23 август [Тикшерелгән 24 август 2016]

Әдәбият

  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.  [рус.];
  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.].