Новосибирск татарлары (газета)

«Новосибирск татарлары» ― 2019 елның октябреннән Новосибирскида татар һәм рус телләрендә А3 форматында 4 полосада чыгучы айлык газета. Гамәлгә куючылары ― Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар мәдәни үзәге.

Тарих

2019 елга кадәр Новосибирск өлкәсе татарларының даими мәгълүмат чарасы булмаган. 2009 елдан яшьләр өчен елга 1 тапкыр рус телендә А4 форматында «Алтын йолдыз» газетасы чыгарылган[1].

«Новосибирск татарлары» беренче санынннан ук кәгазьдә дә, электрон форматларда да тарала, өлкә милли-мәдәни үзәге, төбәк татар милли автономиясе сайтына (tatarseber.ru) куела.

Аудитория

«Новосибирск татарлары» газетасының мәкаләләр географиясе өлкәнең татарлар яши торган барлык районнарын (алар ― унау) иңли. Өлкә районнарында татарлар яши торган 44 авыл һ. б. торак пункты бар. Язмалар җирле татар аудиториясе өчен генә түгел, киң катлау укучылар өчен дә кызыклы.

Мөхәрият

Баш мөхәррир ― Виктория Эдуард кызы Купцова, Симәй педагогика институтының тарих факультетын тәмамлаган. «Арна» газетасында журналист булып эшләгән. Өй компьютеры ярдәмендә Симәйдә «Җидепулат татарлары» газетасын чыгара башлаган. Симәйдән Новосибирскига күчеп килгәч, татар газетасын нульдән башлап оештыру сәләтенә һәм тәҗрибәсенә ия булган Виктория Эдуард кызына өлкә татарлары өчен газета чыгаруны ышанып тапшырганнар.
Хезмәттәшләре ― Дания Бисерова, Ралия Галиева, Әмир Гәрәев, Равза Тихомирова.

Әдәбият

  • Рузия Сафиуллина. Новосибирск татарлары. «Идел», 2021 ел, март, 61-63нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Газета «Ак йолдыз» 2021 елның 1 март көнендә архивланган. [рус.]