Нурбәк Батулла
Тәрҗемәи хәле
1988 елның 6 мартында Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе — Рузия Батуллина. Энесе — Байбулат Батулла, кинорежиссёр.
1999 елда Казанның 155нче мәктәбен тәмамлый. 2007 елда Казан хореография укуханәсен «балет биючесе» белгечлеге буенча (Татарстанның халык артисты Виталий Бортяков классы) тәмамлый. Ике ел дәвамында Казан консерваториясенең балетмейстерлык факультетында белем ала.
2012 елга кадәр Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясендә «балетмейстер-хореограф» белгечлеге буенча укый (А. Полубенцев курсы). 2016 елда Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтын (РГИСИ, Санкт-Петербург) «драма һәм кино актёры» белгечлеге буенча тәмамлый (Л. Грачёва һәм В. Фильштинский курсы)[1].
Профессиональ эшчәнлеге
- 2007–2010 елларда — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе.
- 2016 елдан — Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балетмейстеры.
- 2016 елдан — Казан хореография укуханәсендә укыта.
Нурбәк Батулла заманча татар хореографиясе өлкәсендә актив эшли, эксперименталь театр проектларында һәм перформансларда катнаша. «Иҗади мохит» мәдәни башлангычлар фонды куйган «Әлиф» (Зов начала) спектаклендә баш рольне башкарып, киң танылу ала. Режиссёр Туфан Имаметдинов куйган бу спектакльдә татар халкының борынгы гарәп әлифбасы бию пластикасы аша гәүдәләндерелә.
2019 елда Йолдыз Миңнуллина поэмасына нигезләнгән «Өтүкән» перформансын сәхнәгә куя. Екатеринбург опера һәм балет театрында Пётр Чайковскийның «Черевички» операсын куюда хореограф буларак катнаша (режиссёры — Борис Павлович).
«Моң» театрында «Моң», «Әңгәмә» спектаклләрен куюда катнаша һәм төп рольләрне уйный[2].
2024 елда Казан циркы куйган «Печән базары» спектаклендә Габдулла Тукайны уйный[3].
2025 елда Әлмәттә «Аваздаш» фестивалендә Нурбәк Батулланың balballar спектакле күрсәтелә. 2026 елда balballar Казанда Г. Камал театры сәхнәсендә куела[4].
Фильмография
- 2014 — «Рудик» (режиссёры — Фәрит Дәүләтшин) — яшь Нуриев.
Гаиләсе
Хатыны — Алена, уллары — Туран һәм Ирхан.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 2018 — «Алтын битлек» премиясе — «Балет — заманча бию / ир-ат роле» номинациясендә («Әлиф» спектакле өчен)[5];
- 2019 — Муса Җәлил исемендәге премия — татар сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм «Әлиф» спектаклендәге роле өчен;
- 2021 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актёрлар ансамбле» номинациясендә («Моң» спектакле өчен, MON театр мәйданчыгы)[6].
Әдәбият
- Герой номера. Нурбек Батулла // «Идель» журналы, 2017 ел, декабрь.
Искәрмәләр
- ↑ Курс профессора Л. В. Грачевой (Выпуск 2016 года). Сайт РГИСИ
- ↑ Моң / Мон. Спектакль в Казани. Моң театры / Театр Moñ. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
- ↑ В Казанском цирке показали первое в истории представление на татарском. Бизнес Online (26 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
- ↑ «Балбаллар» Нурбека Батуллы: на редкость зрительский спектакль о недоступности прошлого. inde.io. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
- ↑ Зов начала (Әлиф). Официальный сайт премии «Золотая маска»
- ↑ «Тантана — 2021» премиясе лауреатлары. «Татар-информ», 27.03.2021