Нурия Абдуллина
Абдуллина Нурия Нәсибулла кызы (15 март 1957, Баязит, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 31 октябрь 2024, Уфа) — ССРБ һәм Россия журналисты, җырчысы, композиторы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре[3].
Тәрҗемәи хәле
Нурия Абдуллина 1957 елның 15 мартында Башкорт АССРның Әлшәй районы, Баязит авылында туа. 1973 елда Уфа шәһәренең 1 нче интернат-мәктәбен тәмамлап[4], Уфа шәһәренең музыка-педагогия училищесында урта махсус һөнәри белем ала[3].
Хезмәт эшчәнлеген Җиянчура районында башлый[3].
1994 елдан Башкортстан укытучыларның белемен камилләштерү институтында музыка кабинеты методисты булып эшли.
1996—2024 елларда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә радио дикторы вазифасын башкара.
Җырчы, үзешчән композитор буларак та таныла, башкорт халык җырларын башкара.
Озакка сузылган каты авырудан соң, 2024 елның 31 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[5].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
- Газиз Әлмөхәмәтов һәм Ишмулла Дилмөхәммәтов исемендәге яшь башкаручылар бәйгесе лауреаты;
- Нефтекама шәһәрендә үткәрелгән «Дуслык җыры» бәйгесе дипломанты.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 https://okraevka.ru/abdullina-nuriya-nasibulovna/?ysclid=mfpmdr5hnl545112195
- ↑ 1 2 Башинформ / за ред. А. В. Валиев — 1992.
- ↑ 1 2 3 Гузалия Гизатуллина. Абдуллина Нурия Насибуловна (рус.). Муниципальное казенное учреждение Отдел Культуры администрации муниципального района Альшеевский район Республики Башкортостан. Официальный сайт (20 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2025. [рус.]
- ↑ «Көҙ миҙгеле танһыҡ миңә». Башҡортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2018. Архивировано 21 март 2018 года.
- ↑ Башҡортостандың атҡаҙанған мәҙәниәт хеҙмәткәре Нурия Абдуллина вафат булған. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 31 октябрь 2024 йыл [Тикшерелгән 31 октябрь 2024]