Нәби Зарипов

Нәби Зарип улы Зарипов - татар язучысы һәм шагыйре.

Тәрҗемәи хәле

Нәби Зарипов 1917 елның 5 февралендә хәзерге Башкортстанның Караидел районы Подлуб авылында туа. Урюш урта мәктәбен тәмамлап Казан педагогика институтына укырга керә.

Бөек Ватан сугышында

1940 елда әрмегә алына. Нәби Зарипов бөтен сугышны рота, батальон командиры буларак үтә. Ике тапкыр яралана, бер тапкыр контузия кичерә.

Сугыштан соң

Сугыштан соң һава десанты батальоны командиры булып хезмәт итә. Подполковник хәрби дәрәҗәсендә отставкага китә.

Иҗаты

Беренче китабы «Бикбатыр Җанбатыр хәйләләре» 1940 елда чыга. «Йолдыз-маяк» дигән шигырьләр җыентыгын 1965 елда чыгара. 1980 елда «Огненные тропы» фронт язуларын бастыра.

1986 елда «Шелковый купол» хикәяләрен һәм «Матур чак-батыр чак» поэма-шигырьләр җыентыгын бастыра.

Шулай ук карагыз