Нәкый Исәнбәт урамы (Казан)
Нәкый Исәнбәт урамы (рус. улица Наки Исанбета) — Казанның Совет районындагы (Гвардия микрорайоны) урам. Гвардия урамы белән киселештә башлана. ЖБИ-3 заводына җитеп төгәлләнә. Седов урамы белән кисешә. Почта индексы 420037. Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт (1889-1992) исемен йөртә.
Тарих
Элек Инкыйлаб урамының бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[3] белән Инкыйлаб урамының Гвардия урамыннан башланган өлешенә Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт (1889-1992) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар
- 57нче йорт — РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 1нче бүлеге
- ЖБИ-3 заводы (Седов урамы, 2/2нче йорт) биналары[4]
Шәхесләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ https://www.tatar-inform.ru/news/pyat-ulits-i-dva-pereulka-kazani-obretut-novye-imena
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/98065658-00bd-41d3-9222-5cb0c7639f2f
- ↑ Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005
- ↑ ЖБИ-3 заводы рәсми сайты