Ованес Абелян

Ованес Абелян (23 октябрь (4 ноябрь) 1865 — 1 июль 1936) — әрмән актеры, Әрмәнстан һәм Әзербайҗанның халык артисты (1932), Хезмәт Каһарманы (1932). 1882 елдан сәхнәдә, 1925 елдан Сундукән исемендәге Әрмән театрында (Ирәван). Бакыда, Тифлистә, Украинада, Урта Азиядә, Рәсәйдә, чит илләрдә (Төркия, Иран, Мисыр, Алмания, Франция, Англия, АКШ) гастрольләр белән чыгыш ясаган.