Окленд утраулары
Утраулар саны | 8 |
---|---|
Иң эре утрау | Окленд |
Гомуми мәйдан | 625,6 км² |
Окленд утраулары (ингл. Auckland Islands) — Тын океанда урнашкан вулканик утраулар төркеме. Яңа Зеландия территориясе. Яңа Зеландиянең Көньяк утравыннан 450 км көньяктарак урнашкан.
Мәйданы 625,6 км². Иң биек ноктасы — 660 м. Поляр яны океаник климаты, уртача еллык явым-төшемнәр саны — 1500 мм. Кәкреурманлык белән капланган. Хайваннар дөньясын яңазеланд диңгез арсланы, диңгез филе, диңгез мәчесе, пингвиннар һәм башкалар тәшкил итә.
Даими яшәүче халык юк. 1998 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.[1]
Галерея
- Cape Lovitt.JPG
Ловитт борыны
- Auckland3.jpg