Ольга Мусина

Мусина Ольга Геннадьевна (13 апрель 1965 ел) — театр актёры, режиссёр һәм педагог. 2020 елның апреленән Уфаның Яшь тамашачы театры директоры[1]. 1990 елдан — Башкортостан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы[2], бер үк вакытта 1990—1999 елларда һәм 2009 елдан Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы. 1995 елдан Рәсәй Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2003)[3], Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1993).

Биографиясе

Ольга Геннадьевна Мусина 1965 елның 13 апрелендә Уфада туган. 1990 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын (укытучылары Г. Г. Гыйләҗев һәм Ф. Т. Касыймова), 2005 елда — Борис Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссура бүлеген (педагогы Леонид Хейфец) тәмамлый[4].

1990 елдан алып Ольга Мусина Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрында хезмәт итә.

Актрисаның амплуасы — лирик-драматик һәм көчле характерлы рольләр.

Аның репертуарында илледән артык спектакль. Режиссер буларак ул «Валентин көне», «Герой», «Мәңге тереләр», «Настяга гашыйклар»[5] (барлыгы 10 артык эш) куйган.

З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының «Актёрлык осталыгы» бүлеге укытучысы.

2020 елның апрелендә Ольга Мусина Уфаның Яшь тамаша театры директоры итеп билгеләнә[6].

2021 елда Уфа Яшь тамашачы театрында Сергей Аксаков әсәре буенча «Аленький цветочек» спектаклен сәхнәләштерә[7][8].

Спектакльләрдәге рольләре

  • Төлке — «Кем трамвайны урлаган?» (П. Высоцкий, О. Колчинская);
  • Принц — «Әрпеш» (Я. Головацкий);
  • Спектакльнең алып баручысы — «Орфей һәм Эвредика» (А. Журбин рок-операсы);
  • Сөеклем-2 — «Күз нурым» (А. Арбузов);
  • Фантин — «Мадемуазель Таржи портреты» (И. Елагин);
  • Принцесса — «Ябай могҗиза» (Е. Шварц);
  • Агавзи, Солтан кызы — «Бәләкәй Мук» (В. Гауф әкияте буенча);
  • Принцесса — «Итекле мәче» (С. Прокофьев, Г. Сапгир);
  • Антрыгина Анфиса Пеженова — «Замоскворецкие страдания или амурная жизнь Миши Бальзаминова» (А. Н. Островский пьесалары буенча);
  • Дездемона — «Отелло» (У. Шекспир);
  • Беренче хатын — «Бернарда Альбаның йорты» (Ф. Гарсиа Лорка);
  • Өлкән кыз — «Ал чәчкә» (С. Т. Аксаков);
  • Хатын-кыз — «Куянны үтерү» (Дж. Стейнбек);
  • Мелюзин феясы — «Золушка» (Т. Габбе);
  • Финея — «Дурочка» (Лопе де Вега);
  • Грета, Русалка — «Ундина» (Ж. Жирорду);
  • Мария, Екатерина П. — «Салават» (М. Карим);
  • Полина Андреевна — «Чайка» (А. П. Чехов);
  • Марта Рулль — «Ярылган көршәк» (Г. фон Клейст);
  • Моргана — «Өч апельсинга мөхәббәт» (К. Гоцци);
  • Чегән хатыны — «Карт корольнең сере» (В. Ольшанский);
  • Сихерче хатын — «Настяга карата гишыктар» (М. Бартенев, А. Усачев);
  • Анна Андреевна — «Ревизор» (Н. В. Гоголь);
  • Мартина — «Ирексездән дәвалаучы» (Мольер);
  • Мотя исемле эт — «Саумысыз, мин сезнең Мотя» (С. Белов, С. Куваев);
  • Настя — «Настяга гашыйклар» (М. Бартенев, А. Усачев);
  • Екатерина — «Мәхәббәт — алтын китап» (А. Толстой);
  • 1-нче крестьян хатыны — «Кыпчак мистериясе» (Ф. Буляков);
  • Баба-яга — «Зимняя небылица» (А. Горбунов; 2021);
  • Петерның әнисе — «Холодное сердце» (В. Гауф; 2022);
  • Федосья, бала караучы — «Отец» (М. Горький; 2022);
  • Кокнар ханым — «Три мушкетера» (А. Дюма; 2023);
  • Баба-яга — «Две бабы-Яги» (Р. Сеф, Т. Карелина; 2024);
  • Марта — «Республика ШКИД» (Г. Белых, Л. Пантелеев; 2024);
  • Анна Григорьевна, губернатор хатыны — «Брат Чичиков» (Н. Гоголь; 2024);
  • Акула, Пиковая дама — «Спасите Лёньку» (М. Икрамова; 2025);
  • Виллина — «Волшебник Изумрудного города» (А. Богачева; 2025)[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ Молодёжная газета о нашем участии в V Межрегиональном фестивале национальных ТЮЗов и молодежных театров «Волжская сказка». Уфимский театр юного зрителя. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 Мусина Ольга Геннадьевна. Национальный молодёжный театр им. Мустая Карима. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  3. ↑ 1 2 Указ Президента РБ от 06.05.2003 N УП-234. Волга News. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2015. Архивировано 4 май 2015 года.
  4. ↑ Башкорт энциклопедиясе — Мусина Ольга Геннадьевна 2020 елның 25 ноябрь көнендә архивланган.
  5. ↑ Актриса и весна. Молодёжная газета (4 март 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2015. Архивировано 5 май 2015 года.
  6. ↑ В Уфе директором Театра юного зрителя назначена Ольга Мусина. ИА «Башинформ», 15 апреля 2020 года
  7. ↑ Премьеры: в Уфе расцвел еще один «Аленький цветочек». Молодёжная газета (30 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  8. ↑ Аленький цветочек 6+. Уфимский театр юного зрителя. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.

Сылтанмалар