Оскар Гертвиг

Оскар Вильгельм Август Гертвиг ( алман. Oscar Wilhelm August Hertwig Оскар Вильгельм Август Гертвиг ; 21 апрель 1849, Фридберг - 25 октябрь, 1922, Берлин ) - Германия зоологы һәм профессоры. Эволюция теориясен 1916-нчы елда, Чарльз Дарвинның төрләрнең килеп чыгышы басылып чыкканнан соң 55 ел үткәч, тәнкыйтьли. 1903 елда Гертвиг Швеция Король Фәннәр академиясе әгъзасы итеп сайлана.

Биографиясе

Оскар Гертвиг Фридбергтагы бай сәүдәгәр гаиләсендә туган. Туганнан соң озак та үтми, гаилә Түрингиядә Мөхлхаузенга күченә, анда Оскар һәм энесе Ричард урта мәктәптә белем ала. 1868 елда мәктәптән киткәч, абыйлар Йен университетына укырга керделәр.

Абыйлы-энеле Гертвиглар

Оскар зоолог Ричард Гертвигның олы абыйсы (1850-1937) була. Алар бергә Йенда укыгандаа Эрнст Геккел һәм Карл Гегенбауэрның иң танылган укучылары булдылар. Геккелның фәлсәфи спекуляцияләрен кабул итмичә, алар аның идеяларын зоологик төшенчәләрен киңәйтү өчен кулландылар. 1879-1883 елларда аларның беренче тикшеренүләре эмбриологик була, проблемалары биогенетик законга нигезләнгән. 1881 елда Гервиглар коелом теориясе буенча киң әсәр бастыра.

10 елдан соң туганнар Германиянең төньягына һәм көньягына китә. 1888 елда Оскар Берлинда анатомия профессоры булды, һәм Ричард 1885-1925 елларда Мюнхен университетында зоология профессоры булып эшли.

Фәнгә өлеш кертү

Оскар Гертвиг үсешнең чагыштырма һәм казуаль биологиясендә төп белгеч иде, һәм бу өлкәдә төп дәреслек яза. Диңгез бөдрәләре материалын кулланып, ул беренче булып йомырка орлыкландыру вакытында ядрәләрнең кушылу процессын тасвирлады, күзәнәк ядрәсенең мирас ролен һәм меотик кимү феноменын өйрәнде. Үсеш биологиясен тикшерү белән беррәттән, Гертвиг Чарльз Дарвин теориясенә каршы чыга. Бу өлкәдә аның иң мөһим басмасы - аның 1916 елгы китабы «Das Werden der Organismen, eine Widerlegung der Darwinschen Zufallslehre» була (Организмнарның килеп чыгышы, Дарвинның очраклы теориясен кире кагу).

Библиография

  • The Biological Problem of Today: Preformation or Epigenesis? (1894)
  • Das Problem der Befruchtung und der Isotropie des Eies. Eine Theorie der Vererbung. Gustav Fischer, Jena 1884.
  • «Die Lehre vom Organismus und ihre Beziehung zur Socialwissenschaft, Rede zur Feier des Geburtstages Seiner Majestäts des Keisers und Königs in der Aula der Königlichen Friedrich-Wilhelms-Universität zu Berlin am 27. Januar 1899». W. Büxenstein, Berlin 1899
  • Lehrbuch der Entwicklungsgeschichte des Menschen und der Wirbeltiere. Gustav Fischer, Jena 1886 (1.Auflage) bis 1915 (10. Auflage)
  • Das Werden der Organismen. Zur Widerlegung von Darwin’s Zufallstheorie durch das Gesetz in der Entwicklung Gustav Fischer, Jena 1916 (1. Auflage), 1918 (2. Auflage), 1922 (3. Auflage) [1].
  • Allgemeine Biologie. Zweite Auflage des Lehrbuchs «Die Zelle und die Gewebe». Gustav Fischer, Jena 1906.
  • Die Elemente der Entwicklungslehre des Menschen und der Wirbeltiere : Anleitung und Repetitorium für Studierende und Ärzte. — 5. Aufl. — Jena : Fischer, 1915. Digitalisierte Ausgabe der Universitäts- und Landesbibliothek Düsseldorf
  • Zur Abwehr des ethischen, des sozialen, des politischen Darwinismus. Gustav Fischer, Jena 1918. Online Ausgabe von 1921

Искәрмәләр

  1. 1 2 Oskar Hertwig // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. Oscar Wilhelm August Hertwig // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. 1 2 3 Гертвиг Оскар // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Paula Hertwig (ингл.)

Тема буенча өстәмә