Павел Садырин
Павел Садырин (Павел Фөдор улы Садырин, 18 сентябрь 1942 — 1 декабрь 2001 (59 яшь)) — СССР футболчысы (ярымсакчы), СССР һәм РФ футбол тренеры, РСФСРның атказанган тренеры (1985), Ленинград «Зениты»ның (1978-1982, 1995-1996), Мәскәү ЦСКАсының (1989-1992, 1997-1998, 2000-2001), Казан «Рубины»ның (1998-1999), Россия (1992-1994) һәм Үзбәкстан (2000) милли футбол җыелмаларының баш тренеры. СССР чемпионы (1984, 1981), СССР кубогы (1991) һәм суперкубогы (1985) иясе.