Павел Якобсон
Биография
Павел Максимович Якобсон 1902 елда туган.
1918-1922 елларда ул Мәскәү дәүләт университетының тарих-филология факультетының психология һәм фәлсәфә бүлегендә укыган.[1]
Университетны тәмамлагач, Павел Якобсон педагоглык хезмәтен урта мәктәптә психология укытучысы булып башлый. 1925 елдан башлап Н.К. Крупская исемендәге коммунистик тәрбия Академиясендә эшли, фәнни-тикшеренү һәм методик эшләр алып бара, сәнгать белем бирү учреждениеләрендә психология укыта ( Дәүләт сәнгать фәннәре академиясе, Россия театр сәнгате университеты ).
Бөек Ватан сугышында катнашкан.1941елның июлендә Якобсон үз теләге белән Мәскәү ополчениесенең 8нче Краснопреснен дивизиясе сафына керә[2] Вязьменск плацдармында һәм Ельня астында барган сугышларда катнаша, анда каты яралана.[3] Демобилизацияләнә һәм 1942 елдан Мәскәү дәүләт университетының психология кафедрасында ассистент булып эшли, 1944 елдан СССР педагогик фәннәр академиясе психология институтында өлкән тикшерүче була.
1960-нчы елда П. М. Якобсон "Психология чувств" темасы буенча докторлык диссертациясен яклый.[4] Хисләр һәм эмоцияләр психологиясе проблемаларын тикшерә, балаларда эмоциональ-сенсор өлкәсенең үсешен өйрәнә. Соңгы елларда ул социаль психология һәм шәхес психологиясе өлкәсендә фәнни эш алып бара.[3]
Ул 1979 елның 9 сентябрендә вафат була.
Искәрмәләр
Чыганаклары
- Педагогик энциклопедия. / Баш мөхәррирләр И.А.Каиров һәм Ф.Н.Петров. Т. 4. - М .: Совет энциклопедиясе, 1968. - 912 б.
Сылтамалар
- Павел Максимович Якобсон 2021 елның 28 сентябрь көнендә архивланган.
- Институт психологии РАН − Якобсон Павел Максимович
- Рубцов В. В. Выдающиеся психологи Москвы. Часть 2. Московский государственный психолого-педагогический университет. 2016. — 363 с. ISBN 978-5-94051-148-0.