Петтери Орпо
Пе́ттери О́рпо, А́нтти Пе́ттери О́рпо (фин. Antti Petteri Orpo; 1969 елның 3 ноябре, Финляндия, Сатакунта, Кёюлиё) ― фин сәясәтчесе, 2007 елдан Варсинайс-Суоми сайлау округы буенча Финляндия парламенты (Эдускунта) депутаты. [1] 2016 елның июненнән Милли коалиция партиясе рәисе. Элек авыл һәм урман хуҗалыгы министры (2014—2015), Эчке эшләр министры (2015—2016) һәм финанс министры (2016—2019) вазифаларын биләгән. [1]
Тәрҗемәи хәле
1969 елның 3 ноябрендә Финляндиянең көньяк-көнбатышындагы авыл җирлегендә туган. 1990 елдан Турку университетында укый, политология өлкәсендә югары белем ала, 2002 елда политология магистры дәрәҗәсенә диссертация яклый, икътисад өлкәсендә махсуслаша.
2014 елның 24 июненнән 2015 елның 29 маена кадәр Александр Стубб кабинетында Финляндиянең авыл һәм урман хуҗалыгы министры була.
2015 елның 29 маенда Юха Сипиля кабинетында Финляндиянең Эчке эшләр министры итеп билгеләнә.
2016 елның маенда Милли коалиция партиясе рәисе вазифасына дәгъва кылу нияте турында белдерә. [2] 2016 елның 1 июнендә партия съездында 4414 тавыш ала (иң якын көндәше премьер-министр Александр Стубб ― 361 тавыш) һәм партия рәисе (лидеры) итеп сайлана, яңа хәлдә Юха Сипиля хөкүмәтендә финанс министры вазифасына дәгъва итә. 2016 елның 22 июнендә Финляндия финанс министры вазифасына керешә.
2018 елның 9 июнендә Туркуда узган партия съездында Милли коалиция партиясе җитәкчесе вазифасына яңадан сайлана. [3]
2023 елның апрель башында Финляндиядә парламент сайлаулары уза. Гамәлдәге премьер-министр Санна Маринның Социал-демократик партиясе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча парламентта 43 урын җыеп, өченче урынны ала. Милли коалиция партиясе 48 урын, «чын финнар» 46 урын ала. Парламент сайлауларында җиңгән Коалиция партиясе лидеры Петтери Орпо булачак Министрлар Кабинеты турында консультацияләргә керешә. [4]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Petteri Orpo (фин.). Eduskunta. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2019. Архивировано 30 ноябрь 2018 года.
- ↑ Orpo haastaa Stubbin kokoomuksen puheenjohtajakisassa – Harkimo Ylelle: En lähde kisaan, koska Orpo on paras vaihtoehto. Helsingin sanomat (4 май 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2016. Архивировано 7 июнь 2016 года.
- ↑ Петтери Орпо был переизбран на пост председателя Коалиционной партии. Сайт телерадиокомпании Yleisradio Oy. Служба новостей Yle (9 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июнь 2018. Архивировано 14 июнь 2018 года.
- ↑ Кирилл Соколов. Правительство Финляндии ушло в отставку. РБК, 6.04.2023 [рус.]