Пешаварда террор гамәле (2023 ел)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Пешаварда террор гамәле (урд. پشاور مسجد پر حملہ‎) ― 2023 елның 30 гыйнварында Пешавар шәһәренең (Пакистан Ислам Җөмһүриятенең Хайбер-Пахтунхва провинциясе) шигый мәчетендә көндезге өйлә намазы вакытында террорчы – үз-үзен үтерүче тарафыннан кылынган террор гамәле.[1][2] Шартлаткыч шартлау нәтиҗәсендә, ким дигәндә 81 кеше һәлак булган һәм 170тән артык кеше яраланган.[3][4][5]

Алтарих

XX гасыр ахырында һәм XXI гасыр башында Төньяк-Көнбатыш Пакистан еш кына исламчылар һөҗүмнәренә дучар була. 2004 елда аларның һөҗүмнәре фетнәгә әверелә.[6] Пешаварда элек тә террор гамәлләре булып торган, шул исәптән 2013[en], 2015[en] һәм 2022[d] елларда шигый мәчетендә булган.[7]

Вакыйга

Террор гамәле Пакистан Ислам Җөмһүриятенең Хайбер-Пахтунхва[d] (2010 елга кадәр ― Төньяк-Көнбатыш чик буе) провинциясенең административ үзәге Пешавар шәһәренең шигый мәчетендә өйлә намазы вакытында булган.

Шигый мәчете хәвеф-хәтәрдән куркынычсызлыкны тәэмин итү булдырылган көчле комплекста урнашкан, ул үз эченә провинциаль полиция штаб-фатирын һәм терроризмга каршы көрәш бүлеген ала.[8]

Террорчы – үз-үзенә кул салучы күпсанлы баррикада, полиция хезмәткәре яныннан уза алган.[9] Өйлә намазы вакытында мәчет эчендә 300дән 400гә кадәр полиция хезмәткәре дә булган.[10][10]

Намаздагыларның беренче рәтендә утырган кеше киеменә яшерелгән шартлаткычны эшләтеп җибәргән, дип фаразлана. Көчле шартлаудан мәчет диварының бер өлеше җимерелгән һәм дога кылучылар өстенә төшкән.[9] 80нән артык кеше һәлак булган,[11][12] ике тапкыр күбрәк кеше яраланган; зыян күрүчеләрнең 90 % ы – полиция хезмәткәре.[8]

Ун яралы авыр хәлдә Пешавардагы Леди Ридинг хастаханәсенә китерелгән.[13]

Террорчы – үз-үзенә кул салучының шәхесе ачыкланмаган.[14]

Мөнәсәбәт белдерү

Талибан

Шартлау көнендә бер генә төркем дә террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә алмаган, әмма һөҗүм Пакистан талибаннары[d] тарафыннан башкарылган булырга мөмкин, дип фаразлана.[15] Террор һөҗүменнән соң ук Пакистан Талибанының түбән дәрәҗәдәге ике түрәсе мәчеткә һөҗүм Омар Халид Хорасанины үтергән өчен үч алу булган, дип белдергән.[7] Соңрак төркем үз вәкиле аша торрор гамәлендә үзенең катнашы булуын кире каккан.[7][14]

Пакистан

Пакистан премьер-министры Шаһбаз Шәриф[d] һөҗүмне тәнкыйть итә, «террорчылык ислам белән туры килми һәм бөтен Пакистан террорга каршы чыга», дип белдерә.[16] Илнең элекке премьер-министры Имран Хан[d], шартлауны тәнкыйть итеп: «террорчылык куркынычы белән көрәшү өчен разведка мәгълүматларын җыюны яхшыртырга һәм полиция көчләрен тиешенчә коралландырырга кирәк», дип әйтә.[17]

Пакистанның кайбер танылган шәхесләре, аерым алганда, Хәмзә Али Аббаси, Нәсим Шаһ, Кәмран Әкмал, Мөхәммәт Хафиз, Әхмәт Шаһзад, Бабар Азам, Аднан Сиддики, Саба Камар шартлауны тәнкыйть итә.[18]

Дөнья реакциясе

АКШның Исламабадтагы илчелеге һөҗүм корбаннары гаиләләренең кайгысын уртаклашкан. [19]
Европа Берлеге, һөҗүмне каты тәнкыйтьләп, вафат булучылар өчен кайгыра һәм яраланганнарның тизрәк савыгуын тели. [19]
Согуд Гарәбстаны тышкы эшләр министрлыгы үз иленең «гыйбадәт кылу урыннарына һөҗүм итүне, кешеләрне куркытуны һәм гаепсез кан түгүне кире кагуын һәм террор алдында Пакистанга теләктәш булуын» белдерә. [20]
Канада премьер-министры Джастин Трюдо: «Канадалылар Пешаварда дин тотучыларга карата коточкыч террор һөҗүмен каты тәнкыйть итә», дип белдерә.[21]

Искәрмәләр

  1. Ahmad, Jibran. Suicide bomber kills 59 in Pakistan mosque used by police  [ингл.], Reuters (2023-01-30). 31 гыйнвар 2023 тикшерелде.
  2. У Пакистані стався теракт у мечеті: 28 людей загинуло, 150 поранено (укр.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2023.
  3. Mehsud, Sophia Saifi,Rhea Mogul,Saleem Death toll from blast in Pakistan mosque rises to at least 100 as country faces 'national security crisis' (ингл.). CNN (31 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2023.
  4. Hayat, Sirajuddin | Arif 59 killed, 157 injured in blast at Peshawar Police Lines mosque (ингл.). DAWN.COM (30 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2023.
  5. Death toll from blast in Pakistan mosque rises to at least 100 as country faces ‘national security crisis’
  6. Lieven, Anatol (2017). «Counter-Insurgency in Pakistan: The Role of Legitimacy». Small Wars & Insurgencies 28: 166–190. DOI:10.1080/09592318.2016.1266128.
  7. 1 2 3 Mehsud, Sophia Saifi, Saleem Pakistani Taliban claims responsibility for mosque blast that killed more than 40 people (ингл.). CNN (30 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2023.
  8. 1 2 Rescue operation continues after Pakistan blast that killed 92. Al Jazeera (31 січня 2023).
  9. 1 2 Ahmed, Jibran. Suicide bombing at mosque in Pakistan kills 59, targeted police, Reuters (30 січня 2023).
  10. 1 2 Pakistan mosque blast: Police targeted in attack that kills 59. BBC News (30 січня 2023).
  11. Кількість загиблих від теракту у Пакистані зросла до 59 (укр.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2023.
  12. Теракт у мечеті в Пакистані: кількість загиблих різко зросла (укр.). РБК-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2023.
  13. Теракт в Пакистане: взрыв в мечети в Пешаваре унес жизни 17 человек (видео)
  14. 1 2 North-west Pakistan in grip of deadly Taliban resurgence (ингл.). the Guardian (31 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2023.
  15. Pakistan mosque bombing: Dozens dead and injured as suicide bomber hits mosque full of police [неопр.]. www.cbsnews.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2023.
  16. Pakistan mosque blast: At least 28 killed after an explosion in Peshawar (en-GB), BBC News (2023-01-30). 30 гыйнвар 2023 тикшерелде.
  17. Suicide bomber kills 20, wounds 96 at mosque in NW Pakistan (en-US), The Washington Post (2023-01-30). 30 гыйнвар 2023 тикшерелде.
  18. Pakistan celebrities condemn attack on Peshawar mosque. Business Recorder (30 гыйнвар 2023).
  19. 1 2 Breaking: At Least 90 Injured In Blast Inside Peshawar Mosque In Pakistan (ингл.). www.india.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2023.
  20. Saudi Arabia condemns suicide attack on Pakistan mosque (ингл.). Arab News (30 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2023.
  21. Необходимо задать параметр title= в шаблоне {{cite web}}. [1].  [ингл.]

Сылтамалар

Моны да карагыз

Шулай ук карагыз