Пилат һәм башкалар
«Пилат һәм башкалар» (алман. Pilatus und Andere, Ein Film fur Kartfeitag) — поляк режиссёры Анджей Вайданың Михаил Булгаковның Мастер һәм Маргарита романындагы «инҗилчә» сәхнәләр буенча төшерелгән фильмы. Ул Алмания телевидениясенең Икенче каналы өчен төшерелгән.
Сюжет
Фильм «Мастер һәм Маргарита» романы буенча төшерелсә дә, монда бары Понтий Пилат һәм Иешуа Га-Ноцри катнашкан бүлекләр генә катнаша һәм алар хәзерге вакытка күчерелгәннәр. Фильмда кызыклы сценарий табылдыклары күп. Мәсәлән, Левий Матфей (Даниэль Ольбрыхский) Голгофадан репортаж алып баручы хәзерге заман журналисты итеп күрсәтелгән, ә Яһүдә Искариот (Ежи Зельник) Иешуа турында телефон-автомат аша хәбәр итә; ул трубканы куйганда, автоматтан утыз көмеш тәңкә коела. Га-Ноцри исә үзенең тәре юлын Франкфурт-Майнада урамнары аша үтә.
Премьера
Картина Алмания Федератив Җөмһүриятендә 1972 елның 29 мартында, Пасха алдыннан беренче тапкыр күрсәтелә.
Рольләрне башкаручылар
- Войцех Пшоняк (Иешуа Га-Ноцри)
- Ян Кречмар (Понтий Пилат)
- Анджей Лапицкий (Афраний)
- Даниэль Ольбрыхский (Левий Матфей)
- Ежи Зельник (Яһүдә Искариот)
- Владислав Шейбал
- Марек Перепечко
- Анджей Вайда (репортёр)
Сылтамалар
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.