Прабхупададеш
Прабхупададе́ш (Итальян телендә: Prabhupada Desh) — Италиянең төньягында, Падуя һәм Виченца шәһәрләре арасында кришнаитлар Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм авыл хуҗалыгы җәмәгате.[1][2][3] Гыйбадәтханә тарихи Италия вилласы бинасында урнашкан, аның янында бакчалар һәм 10 гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы җирләре урнашкан.[3] Гыйбадәтханә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенә карый.[1] Гыйбадәтханәнең төп Илаһлары булып Шри Шри Гаура-Нитай торалар. Җәмәгать территориясендә регуляр рәвештә Санскрит курслары һәм Һинд диненең изге текстларын систематик өйрәнүләр уза, Вайшнав фестивальләре билгеләнә.[3][4] Гыйбадәтханәнең исеме Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте нигезләүчесе - Бхактиведанта Свами Прабхупада хөрмәтенә, Санскрит теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә «прабхупададеша» "Прабхупада иле" дигәнне аңлата.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Introvigne, Zoccatelli & Di Marzio, 2006, p. 546
- ↑ Эко-общины ИСККОН-а(үле сылтама) [недоступная ссылка]
- ↑ 1 2 3 Mrdanga, Sanskrit and Bhaktisastri course in Prabhupada desa. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2009. Архивировано из оригинала 16 май 2012 года.
- ↑ ISKCON Studies Conference in Prabhupadadesh — Italy
Әдәбият
- Introvigne, Massimo; Pier Luigi Zoccatelli & Raffaella Di Marzio (2006), Le religioni in Italia, Elledici, ISBN 8801033710
Сылтамалар
- Официальный сайт
- Прабхупададеш Facebook сайтында
- Фотогалерея
- Пицца в Прабхупада Деше и русская харинама в Венеции 2014 елның 19 май көнендә архивланган.