Прокофий Зубец

Прокофий Зубец (Прокофий Филипп улы Зубец, 21 июль 1915(1915-07-21)8 гыйнвар 1996(1996-01-08) (80 яшь)) — конструктор, реактив авиация йөрткечләре һәм махсус энергетик җайланмалар өлкәләрендә галим, техник фәннәр докторы (1968), профессор (1968), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1956, 1966), ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1978), Казан моторлар төзү конструкторлык бүросының баш конструкторы (1954-1978), Казан моторлар төзү заводының баш конструкторы (1978-1983). ТАССР ЮШ депутаты (1959-1963).