Пётр Багратион

Пётр Иван улы Багратион (гөрҗи პეტრე ივანეს ძე ბაგრატიონი; 1769-1812) - Россия Империясенең инфантерия генералы, Егерь полкы лейб-гвариясе башлыгы.

1812 елгы Ватан сугышының башлангыч чорында икенче Көнбатыш гаскәренең сәргаскәре.

Тәрҗемәи хәле

Гөрҗи патшалар нәселеннән чыга. 1769 елда Кизләр шәһәрендә туа.

Россия-Төркия сугышы (1787—92 ), Польша явы 1794, Очаковка каршы һөҗүмдә (1788) катнаша.

1799 елда Суворов җитәкләгән яуда катнаша.

Наполеонга каршы сугышларда 1805-1807 елда, Аустерлиц бәрелешендә катнаша. 1806-1807 елда Пруссиядә, 1808-09 елда Россия-Швеция сугышында, 1806-1812 елгы Россия-Төркия сугышында катнаша.

1812 елның 7 сентябрендә Бородино бәрелешендә үлемгә китерә торган җәрәхәт ала. Уңышсыз итеп ясалган операциядән соң 23 сентябрьдә үлә.

Әдәбият

  • Советская военная энциклопедия / под ред. А. А. Гречко. — М.: Воениздат, 1976. — Т. 1. — 637 с. — (в 8-ми т). — 105 000 экз.
  • Ростунов И. И. П. И. Багратион.
  • Глинка В.М., Помарнацкий А.В. Багратион, Пётр Иванович // Военная галерея Зимнего дворца. — 3-е изд. — Л.: Искусство, 1981. — С. 77-82.
  • Словарь русских генералов, участников боевых действий против армии Наполеона Бонапарта в 1812—1815 гг. // Российский архив : Сб. — М., студия «ТРИТЭ» Н. Михалкова, 1996. — Т. VII. — С. 302-303.