Пәнҗәр вулысы

Пәнҗәр вулысы (тат. كراسنابور (پىﻱانىٰ بور) ۋولىٰسىٰ, рус. Красноборская (Пьяноборская) волость) — Вятка губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Иске Мәлкән (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Исәнбай, Чоганды (Сарапул өязе), Салагыш, Бимә, Мөшәк вулыслары белән чиктәш булган (1890). 24 торак пунктта 12 816 кеше яшәгән.[1] Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1924 елда бетерелә, территориясе Салагыш вулысына кушыла.

Искәрмәләр

  1. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.