Равил Насыйров
Тәрҗемәи хәле
1936 елда Ташкент шәһәрендә туа. Кемеровода Индустриаль-педагогик техникум тәмамлый, Сахалинда педагог булып эшли. Казанга күчә һәм Казан педагогия институтында физика укытучысы белгечлеген үзләштерә. 1986 елда пенсиягә чыга. 17 рационализаторлык таныклыгы һәм 10 уйлап табуга таныклыгы бар. Шулай ук уйлап табуга америка һәм кытай таныклыклары бар. Мәскәү күргәзмәләрендә 4 алтын һәм 4 көмеш медальләр ала. Шулай ук Польша, Германия, Болгария, Кипр, Токио күргәзмәләрендә катнашып, төрле бүләкләргә лаек була. 2007 елда "Минута славы" телевизион программада катнашып лауреат була.
Иҗат
Равил Насыйровның физиканы популярлаштыру мәкаләләре "Техника-молодежи", "Наука и жизнь", "Изобретатель и рационализатор", "Юный техник" һәм башка журналларда бастырылды.