Радик Мөхәммәтҗанов


Радик Камил улы Мөхәммәтҗанов (рус. Радик Камилевич Мухаметзянов; 27 март 1979, Казан) — профессиональ кино һәм тавыш актеры. 2014 елдан «Домашний» каналының тавышы булып тора[1].

Тормыш юлы

1979 елның 27 мартында Казан шәһәрендә туа[1]. 2004 елда Казан театр училищесын, Юнона Ильинична Карева һәм Вадим Валентинович Кешнер курсларын тәмамлый[2] Училищедан соң бер ел ярым дәвамында Мәскәү өлкә яшь тамашачылар театрында эшли. Шул ук елны армия сафларында, махсус билгеләнешле эчке гаскәрләрдә, хезмәт итә. Төньяк Кавказда командировкада була. Мәскәүгә күчеп килгәч, озак вакыт радиода диктор сыйфатында эш табарга омтыла. «Равновесие» студиясенә эшкә керә, шуннан соң аның аудиоитаплар дикторы сыйфатында карьерасы башлана[1][2].

Иҗат юлы

Иҗади карьерасын 2009 елда башлап җибәрә. Актер 100 дән артык фильмга дубляж ясый, аудиокитаплар яздыра. Дубляж ясаган беренче фильмы — «Турист». Билгеле эшләреннән: «Остров проклятых» (АКШ, 2010), «Железный рыцарь» (Бөекбритания, 2010) һәм башкаларны атарга мөмкин. «Сугыш һәм солых»та (Бөекбритания, 2016) Андрей Болконский һәм «Мөхтәшәм йөз ел»дагы (Төркия) Солтан Сөләйман хәзрәтләре аның тавышы белән сөйләшә[3].

Радик Мөхәммәтҗанов тавышы белән сөйләшкән иң танылган персонажлар — «Мөхтәшәм йөз ел» (Төркия) сериалындагы Солтан Сөләйман[4] һәм «Сугыш һәм солых» (Бөекбритания, 2016) сериалындагы Андрей Болконский кенәз. Моннан тыш, ул «Острые козырьки» сериалында Киллиан Мёрфиның персонажы Томас Шелби ролен яңгырата[5][6].

«Мөхтәшәм йөз ел»дан соң, ул, шулай ук, Россиядә бик популяр булган берничә төрек сериалы проектларында катнаша: «Йөрәгем солтаны» («Султан моего сердца», 2018) аның тавышы белән солтан Мәхмүт, «Гареб-Шәрекъ» («Восток-Запад», 2016) сериалында — төп герой Кемаль, «Ветреный» (2019) сериалында — Насух Шадоглу сөйләшә.

Фильмография

Кинодагы рольләре

  • 2022 — «Умнее, чем я» фильмы
  • 2021 — «Чокнутая» фильмы, эпизод
  • 2011 — «Выйти замуж за генерала», пилот
  • 2010 — «Вы заказывали убийство», тикшерүче Кравчук
  • 2009 — «Супруги», Денис Завьялов
  • 2009 — «Грязная работа», тикшерүче Орлов
  • 2008 — «Солдаты. Дембельский альбом», эпизод
  • 2007 — «Солдаты-13», эпизод

Рольләрне яңгырату

  • 2021 — Хроники Деда Мороза. Тайна подарков
  • 2021 — Собор
  • 2021 — Орёл и решка. Кино
  • 2019 — Убийцы Ву (Wu Assassins (АКШ), дядя Шесть
  • 2019 — Звериная ярость (Primal (АКШ, Пуэрто-Рико), Джером
  • 2018 — Южный ветер (South Wind | Južni vetar (Сербия)
  • 2018 — Человеческое тело: Скрытые связи (Body, The (Япония, документаль фильм)
  • 2018 — Султан моего сердца ( Sultan of My Heart | Kalbimin Sultanı (Россия, Төркия), солтан Махмүт II, Али Эрсан Дуру роле
  • 2018 — Восток-Запад 2 (Східні солодощі 2 (Россия, Төркия, Украина)
  • 2017 — Дети дикой природы (Children Of The Wild) (Германия, документаль фильм)
  • 2016 — Охота за темной материей (Hunt For Dark Matter, The (АКШ, документаль фильм)
  • 2016 — Шәрекъ-Гареб (Східні солодощі (Россия, Төркия, Украина), Кемаль, Аднан Көч роле
  • 2016 — Сугыш һәм солых (War and Peace (Бөекбритания, Канада, АКШ, Кытай), Андрей Болконский, Нортон Джеймс роле
  • 2015 — Северный полюс: Открыт на Рождество (Northpole: Open for Christmas (АКШ)
  • 2015 — Мосгаз. Дело № 3: Паук, диктор
  • 2014 — Лайонс-Рок: Возвращение короля (Lionsrock: Return Of The King (Германия, документаль фильм), диктор
  • 2014 — Жизнь на глубине две тысячи метров под водой (Life 2,000 Meters Under The Sea (Германия, АКШ, документаль фильм)
  • 2014 — Возрождение древнего леса: Национальный парк Калькальпен (Making An Ancient Forest: Kalkalpen National Park (Германия, документаль)
  • 2014 — Африканский Дикий Запад: Лошади пустыни Намиб | Africa's Wild West: Stallions Of The Namib Desert (Германия, документаль)
  • 2013 — Секреты шмелей (Secrets Of Bumblebees (Германия, документаль)
  • 2012-2017 — Черепашки-ниндзя (Teenage Mutant Ninja Turtles (АКШ, анимацион)
  • 2013 — Пума! (Puma! (Германия, документаль)
  • 2013 — Мөхтәшәм йөз ел| Magnificent Century | Muhteşem Yüzyıl (Төркия) Солтан Сөләйман, Халит Эргенч роле.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Радик Мухаметзянов — актёр театра, кино и озвучивания, федеральный диктор. media-guide.tv. — «Официальный голос телеканала «Домашний»». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2024.
  2. 1 2 Радик Камилевич Мухаметзянов: биография. etvnet.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2024.
  3. Светлана Марголис. Русский голос султана Сулеймана. www.domashniy.ru (6 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2024.
  4. Актеры прощаются с «Великолепным веком». domashniy.ru (23 гыйнвар 2015). — «Радик Мухаметзянов (султан Сулейман)». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2024.
  5. Радик Мухаметзянов — актёр театра, кино и озвучивания, федеральный диктор. media-guide.tv. — «Киллиан Мёрфи в «Острых козырьках»». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2024.
  6. Диктор на матче «Ростов»- «Спартак» — мастер дубляжа и озвучки фильмов! sports.ru (2 апрель 2021). — «Им говорят Томас Шелби («Острые козырьки»)». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2024.

Сылтамалар