Раил Абдуллин

Раил Рәис улы Абдуллин (2000 елның 6 августы, Казан) — Россия футболчысы, сакчы.

Тәрҗемәи хәле

Раил Абдуллин 2000 елның 6 августында Казан шәһәрендә туа. «Рубин» футбол академиясендә җиде яшьтән. 2018 ел башында клубның яшьләр составында чыгыш ясый башлый[2].

Премьер-лигада 2018 елның 9 декабрендә «Зенит»ка каршы кунак матчында (2:1) старт составында чыгып, кырда 63 минут үткәреп, дебют ясаган[3]. «Рубин»ның төп командасы өчен шулай ук 2019 елның 6 мартында үз кырында «Локомотив»ка каршы Россия Кубогының чирекфинал матчында уйнаган (0:1), 90 минутның барысын да үткәргән. Россиянең яшүсмерләр җыелма командалары өчен уйнаган. Россия җыелма командасы (U-19) өчен 2019 елның 26 мартында Ирландиягә каршы Европа чемпионатының сайлап алу турнирының элита раунды матчында уйнаган (0:2). 2019 елның көзендә ФНЛда 5 матч үткәргән, «Нефтехимик»та аренда хокукында, нигездә, Түбән Кама клубы дубле өчен уйнаган. 2020 елның июлендә «Рубин»нан киткән[4][5].

2021 елда Казанның «Смена» составын тулыландыра[6].

2021 елның 30 маенда «Красава» ФК белән контрактка кул куя, ә инде 2021 елның 27 июнендә «Форте» ФК белән контрактка кул куя.

Тема буенча өстәмә