Райз мәчете

Райз мәчетеЛитваның Алитус районына керүче Райз авылында урнашкан татар мәчете.

Чыганакларда беренче мәртәбә 1663 елда телгә алына. Бүгенге корылмасы 1889 елда төзелгән, ә 1993 елда ремонтланган. Мәчеттә 1689 елгы мөнбәр бар. Ул матур итеп каллиграфик язмалар, орнаментлар белән бизәлгән[1].

Мәчет турыпочмаклык формасында урнашкан. Диварлары агачтан булып, башы калай белән ябылган. Башында зур булмаган манарасы да бар.

Искәрмәләр

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-08-02, retrieved 2012-12-07 

Төркемнәр