Раман Дәүли
Раман Дәүли (Дӓӱлей, рус. Роман Павлович Даулей, 2 сентябрь 1873 — 5 апрель 1949[1] (75 яшь)) — этнограф, православие миссионеры, илаһият нәмзәте (1905). Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң Казан укытучылар семинариясендә һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбендә рус теле укыта, бер үк вакытта (1903-1912) Изге Гүри борадәрлеге сәркатибе. 1917-1926 елларда - Казандагы керәшен укыучылар семинариясе директоры (1920-1922 елларда Уфа чуаш педагогика техникумында эшләгән дигән мәгълүмат та бар[2]). 1927 елдан Казан университетында, Шәрекъ пединститутында, Казан политехника институтында һәм урта уку йортларда рус теле укыта. 1933 елда кыска вакытка кулга алына; 6 ай үткәч акланып иреккә чыгарыла.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Православная энциклопедия (рус.) — М.: Православная энциклопедия, 2000.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-02-21, retrieved 2019-02-18