Ранас Ганиев
Ранас Ганиев, Ранас Мөдәрис улы Ганиев (1954 елның 9 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — галим, техник фәннәр докторы (2004), Рязань дәүләт радиотехника университеты профессоры (2004), кафедра мөдире (2005), РФ мактаулы фән һәм техника хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 9 ноябрендә Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. Мөслимнең 1нче урта мәктәбен (1972), «гамәли математика» белгечлеге буенча Мәскәү инженер-физик институтын (рус. МИФИ, 1983) тәмамлаган. Институтка кергәнче, армиядә хезмәт итә. Мөслимдә берничә оешмада эшләп ала: төзүче дә була, райпода, майсызландырылган коры сөт (рус. СОМ) заводында эшли.
Институтны тәмамлагач, бер ел Мәскәү өлкәсендә заводта инженер булып эшли. 1984 елдан — Рязаньда. Рязань дәүләт радиотехника академиясендә инженер-программисттан кафедра мөдиренә кадәр үсә. Техник фәннәр кандидатлыгына (1990), докторлыгына (2004) диссертацияләр яклаган.
2005 елдан Рязань дәүләт радиотехника университетының (РДРТУ) графикада һәм дизайнда мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире[1].
Гыйльми кызыксынулар өлкәсе
Әдәбият
- Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006 ел, 377нче бит. ISBN 5-85247-005-4
Сылтамалар
- Ранас Ганиев. Вконтакте сәхифәсе
- Ранас Ганиев. 2017 елның 30 сентябрь көнендә архивланган. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты
Искәрмәләр
- ↑ Графикада һәм дизайнда мәгълүмат технологияләре кафедрасы. 2019 елның 2 октябрь көнендә архивланган. РДРТУ сайты [рус.]
- ↑ Ганеев, Ранас Мударисович. Математические методы, способы и программные средства моделирования физических процессов. Сайт Российской государственной библиотеки
- ↑ Ранас Ганеев. Проектирование интерактивных Web-приложений