Раян Алтыншин

Алтыншин Раян Мырзабай улы (27 февраль 1976 ел) — җырчы, Нефтекама дәүләт филармониясенең артист-вокалчысы. «Кардәшләр» башкорт эстрада төркеме җитәкчесе. Башкортстан Республикасының халык артисты (2021).

Тәрҗемәи хәле

Раян Мырзабай улы Алтыншин 1976 елның 27 февралендә Башкорт АССРның Бөрҗән районы Тимер авылында туган.

2021 елның 19 мартында җырчыга «Башкортстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде[1].

Сылтамалар