Рига култыгы

Рига култыгы (лтш. Rīgas jūras līcis, эст. Liivi laht, рус. Рижский залив) — Балтыйк диңгезендәге култык.

Эстония һәм Латвия ярларын юа. Коры җиргә 174 километрга кереп барган. Мәйданы 18,1 мең км². Балтыйк диңгезеннән Моонзунд утраулары (Көнбатыш Эстония) белән аерылган. Иң тирән урыны — 62 м. Декабрьдә апрельгә кадәр боз белән капланган. Рига култыгы Көнбатыш Двина (Даугава), Лиелупе, Гауя елгалары коялар. Су температурасы җәен +18°, кышын 0°. Тозлылыгы 3,5—6‰.

Эре порт — Рига. Башка шәһәрләр — Юрмала, Пәрну, Курессаре (Сааремаа утравында).