Көнбатыш Двина́ (белар. Заходняя Дзвіна, Дзвіна, Латвиядә — Да́угава, лтш. Daugava, латг. Daugova, лив. Vēna, алман. Düna) — Аурупаның елгасы. Россия, Белорусия һәм Латвия территорияләре буйлап ага.
Озынлыгы — 1020 км, бассейн мәйданы — 87 900 км².
Көнбатыш Двинаның иң зур кушылдыклары Улла, Нетесьма, Велеса, Межа, Каспля, Ушача, Дисна, Лауцеса, Илуксте, Кекавиня, Волкота, Торопа, Лучоса, Оболь, Полота, Дрисса, Дубна, Айвиексте, Персе (елга) һәм Огре елгалары булалар.