Риза Мәһәдиев
Мәһәдиев Риза Рафаил улы (13 март 1972 ел — 12 гыйнвар 2021 ел) — театр актеры, эстрада җырчысы. 1993-2020 елларда Салават башкорт дәүләт драма театры актеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2010).
Тормыш һәм иҗат юлы
Рафаил Мәһдиев (Риза Рафаил улы Мәһәдиев, рус. Риза Рафаилович Магдиев, 13 март 1972, Ибрай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 12 гыйнвар 2021, Салават, Башкортстан)[2] 1972 елның 13 мартында Башкорт АССР-ының Ишембай районы Ибрай авылында туган.
1993 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм шул вакыттан алып Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли.
Риза Мәһәдиев — төрле жанрларда да бердәй уңышлы иҗат итүче сәхнә остасы. Ул — башкорт халык һәм эстрада җырларын башкаручы. «Актер җыры — 94» конкурсы дипломанты. «Дуслык моңы — 2002» бәйгесе лауреаты.
2000 елдан бирле театрның профсоюз комитетын җитәкли. Шәһәр һәм республиканың барлык иҗтимагый, мәдәни чаралары ансыз үтми.
2014 елда Гөлчәчәк Шәрипова белән «Галиябану. Мәхәббәт турында легенда» милли кинофильмында татар халкының гына мәхәббәт гимны булып калмыйча, башкорт халыкының да мәхәббәт гимны булган төп җырны башкара[3].
Риза Мәһәдиев 2021 елның 12 гыйнварында Салават шәһәрендә авырудан вафат була[4].
Спектакльләрдә башкарган рольләр
- Юмабай — «Аксыл чәчле» (Р. Кулдаүләт);
- Галимҗан — «Башмаклар» (Х. Ибраһимов);
- Хәлил — «Галиябану» (М. Фәйзи);
- Баимбәт — «Нәркәс» (И. Юмагулов);
- Пётр — «Салават» (М. Кәрим);
- Коппер — «Алга таба — тынлык» (В. Дельмар);
- Юмабай — «Хатын-кызлар фетнәсе» (М. Багаев);
- Шәрифьян — «Аккошым минем» (А. Яхина);
- Пустырник — «Мәхәббәтсез шәһәр» (Л. Устинов);
- Ринат — «Мәхәббәт хакына» (Р. Байбулатов);
- Конвоир — «Минем ак җәем китеп барды» (Л. Станкова);
- Алмаз — «Елан тиресе» (А. Дильмөхәммәтова);
- Рафаил — «Өмет, мине ташлама» (Х. Иргалин);
- Гайфулла — «Көнләш, Америка» (С. Латыпов);
- Ягафаров — «Күзъяннан башкорт» (Н. Асанбаев);
- Зәки — «Саубуллашу чәчәге — герань» (Ф. Бүләков);
- Алькальд — «Тылсымлы башмакчы» (Ф. Г. Лорка);
- Карам — «Чио-Чио-Сан» (Башкуев);
- Рәшит — «Кабатланмас инде беркайчан да» (Каюмов);
- Гайсар — «Нигә кызлар елый?» (Ф. Бүләков);
- Фәим — «Саубуллашу» (Т. Миңнуллин);
- Тухбай — «Гөлшәян» (М. Әмир);
- Халит — «Үз хатыныма өйләнәм» (Н. Гаитбаев);
- Юмабай — «Хатын-кызлар фетнәсе» (М. Багаев, 2004);
- Рыскул бәк — «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим, 2006);
- Аухат — «Менә шулай булды» (Т. Миңнуллин, 2006);
- Рәшит — «Ул, Ул һәм Мин» (З. Хәким, 2007);
- Дороднов — «Соңгы мәхәббәт» (А. Островский, 2007);
- Кыш бабай — «Сәгатьле уенчыклар» (А. Шабаев, 2008);
- Тимербулат — «Ул кире кайтты» (А. Атнабаев, 2009);
- Самигулыч — «Әнием» (С. Белов, 2009);
- Байрас — «Риваять» (Т. Миңнуллин, 2010);
- Бурзян — «Чияле тау» (Н. Асанбаев, 2011);
- Хан — «Борынгы заманда» (М. Багаев, 2011);
- Әдип-хан — «Әдип-хан» (А. Хусаинов, 2012).
Мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2010)
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2003)
- Елның иң яхшы актеры (2003)
- Башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» халыкара конкурсы лауреаты (Нефтекама, 2002)
- «УАктер җыры—1994» конкурсы дипломанты.
Искәрмәләр
- ↑ Башинформ / за ред. А. В. Валиев — 1992.
- ↑ Сайт салаватского башкирского драматического театра, archived from the original on 2011-04-16, retrieved 2021-04-06
- ↑ На Башкирском спутниковом телевидении представят экранизацию легендарной пьесы «Галиябану» // РЕСПУБЛИКА | новости башинформ.рф
- ↑ Умер актёр Салаватского башкирского театра, народный артист Башкортостана Риза Магадеев. ИА «Башинформ», 12 января 2021 года [рус.] [Тикшерелгән 12 гыйнвар 2021]