Римма Галимова
Римма Гаяз кызы Галимова (рус. Галимова Римма Гаязовна; 22 июль 1963, Янырыс, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия шагыйрәсе, журналист-публицист, Стәрлетамак шәһәре язучылар оешмасы җитәкчесе; Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлекләре, шулай ук 2004 елдан Россия Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы[1]
Биографиясе
Римма Гаяз кызы Галимова 1963 елның 22 июлендә Башкорт АССР-ының Ишембай районындагы Йәнырыҫ авылында туган. Балачагы һәм үсмер еллары туган авылында үтә. Соңрак Стәрлетамак педагогика институтының филология факультетында белем ала.
Хезмәт юлын укытучы буларак башлый: мәктәптә, шулай ук педагогика колледжында эшли. 1980 елдан башлап Стәрлетамак шәһәрендә яши.
Иҗади эшчәнлеге 1980 нче еллардан башлана. Шигърият һәм журналистика өлкәләрендә актив эшли, әсәрләре район һәм республика матбугатында даими басылып тора. 1993 елда, студент чакта, «Язмыш» исемле беренче шигырьләр җыентыгын нәшер итә.
1995 елдан Стәрлетамак шәһәренең «Ашкадар» иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясендә журналист булып эшли.
2021 елдан — Стәрлетамак язучылар оешмасы җитәкчесе[1].
2024 елда югары профессионализмы һәм әдәбият үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде[2].
Иҗаты
Римма Галимованың шигырьләре мәктәптә укыган вакыттан ук район һәм республика матбугатында басыла башлый. «Тәкъдир» исемле беренче шигъри җыентыгы 1993 елда, студент чакта, «Китап» нәшриятында дөнья күрә. Шагыйрәнең тәүге әсәрләре нечкә лиризм, эчке кичерешләрнең тирәнлеге һәм күңел җылылыгы белән аерылып тора.
«Тәкъдир» поэмасында автор солдат хатынының тугрылыгын, совет армиясендә хезмәт иткән ир-егетләрнең язмышын, шулай ук аналык бәхете темаларын үзенчәлекле сәнгать чаралары аша ача.
2001 елда басылган «Мин — Юрматы кызы» исемле икенче китабында шагыйрә Ватанга мәхәббәт, сөю һәм яшәешнең мәңгелек кыйммәтләре аша тормышның чынбарлыгын чагылдыра.
2013 елда нәшер ителгән «Урланган бәхет» җыентыгында исә ана образы үзәк урын били. Шагыйрә анда Җир йөзендәге матурлыкны, тынычлыкны һәм мәхәббәтне саклаучы буларак чыгыш ясый. Аның иҗатына образлылык, эчке гармония һәм гади, аңлаешлы тел хас[3].
Китаплары
Тәкъдир. Шигырьләр һәм поэма. Өфө, 1993. Мин — Юрматы кызы. Шигырьләр. Өфө, 2001. Урланган бәхет. Шигырьләр, поэмалар. Өфө, 2013.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Төп чыганак: [4]
- 1999 елда мәкаләләр сериясе өчен «Өмет» республика яшьләр газетасы лауреаты була.
- 2003 елда Россия Дәүләт статистика комитетының «2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашканы өчен» күкрәк билгесе, сайлаулар турында массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басмага конкурс дипломы, Башкортстан журналистлар берлегенең Почет грамотасы белән бүләкләнә.
- 2012 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Хәким Гыйләҗев исемендәге премия.
- 2024 елда «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Һағышлы, нағышлы ижад (башк.). Торатау гәзите (21 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ Указ Главы Республики Башкортостан от 24 мая 2024 г. N УГ-446 "О присвоении почетного звания "Заслуженный работник культуры Республики Башкортостан" (рус.). Гарант. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ Творческая встреча с поэтессой Риммой Галимовой (рус.). Муниципальное бюджетное учреждение культуры Централизованная библиотечная система муниципального района Ишимбайский район Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
- ↑ Римма Галимова (рус.). МБУК "МЦРБ" Краснокамский район (библиотека) (2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
Әдәбият
- Писатели земли башкирской. Справочник/Сост. Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа, Китап,3006 — с.137-138.