Рим Бакыев

Рим Сагитович Бакиев (баш. Баҡыев Рим Сәғит улы; 1939 елның 4 гыйнвары, Благовещен районы, Башкорт АССР) — Россия сәяси эшлеклесе, өченче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан Премьер-министры (1994—1999).

Тәрҗемәи хәле

Рим Бакиев 1939 елда Башкорт АССРның Благовещен районы Түбән Турбаслы авылында туган. 1963 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Уфа һәм Благовещен районнары хуҗалыкларында инженер-механик, баш инженер булып эшли.

1974 елдан 1990 елга кадәр «Степановский» совхозы директоры. 1990—1991 елларда — Благовещен район советы башкарма комитеты рәисе.

1991 елдан — «Башкирскптицепром» кошчылык предприятиеләре берләшмәсе генераль директоры.

Сәяси эшчәнлек

1990—1993 елларда — Россия Федерациясе халык депутаты, «Суверенитет һәм тигезлек» фракциясе әгъзасы. 1993 елдан — Башкортстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары.

1994 елның июль-октябрь айларында — Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы, октябрьдән — Башкортстан премьер-министры. 1995 елның мартында Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы вәкилләре палатасы депутаты итеп сайлана.

1995 елның 21 мартында яңадан Башкортстан Республикасы премьер-министры итеп билгеләнә. 1998 елның августында яңадан Республика хөкүмәте рәисе итеп раслана. 1999 елның гыйнварында премьер-министр вазыйфасыннан үз үтенече буенча азат ителә. Башкортстан Республикасы иминлек советының даими әгъзасы, Республика Президенты советы әгъзасы.

1999 елның декабрендә «Отечество — Вся Россия» сайлау блогының федераль исемлеге буенча өченче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. «Отечество — Вся Россия» (ОВР) фракциясе әгъзасы, экология комитеты рәисе урынбасары була. Башкортстан Республикасында «Отечество» Бөтенроссия сәяси иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе советы рәисе итеп сайлана.

Бүләкләр

Гаилә

Өйләнгән, кызы бар.

Сылтамалар