Ринат Билалов

Ринат Вагыйзь улы Билалов (рус. Ринат Вагизович Билалов; Венгрия) — журналист. 1971 елда Венгриядә туган. Журналистикага 1988 елда Чаллыда «Знамя коммунизма» газетасына штаттан тыш хәбәрче булып килгән. Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлаган. 90нчы елларда ул «Камгэсэнергострой» гаммәви оешманың корпоратив массакүләм мәгълүмат чарасында, «Три точки» яшьләр газетасында, «Аргамак» журналында эшләгән, Татарстан Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының Чаллы шәһәрендәге редакциясе редакторы булган, «Новый город» басмасын нәшер иткән.

2004—2006 елларда «Восточный экспресс» газетасының баш мөхәррире булган, 2006—2008 елларда «Молодежь Татарстана» газетасын җитәкләгән. 2008—2015 елларда «Бизнес онлайн» эшлекле электрон газетасы шеф-редакторы.

2015 елның июненнән «Татспиртпром» АҖ генераль директорының мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары. 2017—2020 елларда генераль директор буларак «Бизнес онлайн. Закамье» басмасын җитәкләгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2026) — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[1].