Ринат Зарипов
Ринат Зарипов (Ринат Гыйрфан улы Зарипов, ) — механика өлкәсендә галим, физика-математика фәннәре докторы (1996), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998). 1970 елдан ССРБ ФА Казан филиалында, 1991 елдан РФА КФҮ физика-техника институтында, 1996 елдан тоташ мохит механикасы лабораториясе мөдире, 1998 елдан фән эшләре буенча директор урынбасары. Мохитләрдәге сызыклы булмаган тибрәнешләр, дулкыннар һәм тәртипле структуралар турында фәнни хезмәтләр авторы.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0