Ринат Һидиятуллин
Ринат Һидиятуллин (Ринат Гайсә улы Һидиятуллин, — ) — энергетик, техник фәннәре докторы (1988), профессор (1991), ТР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2001). 1966-1990 елларда Ташкент ЮУЙларында (тимер юл транспорты институты, ирригация һәм механизация институты), 1990-1992 елларда Таҗикстан авыл хуҗалыгы институтының тракторлар һәм автомобилләр кафедрасы мөдире. 1992 елдан Казанда: Татарстан агробизнес һәм кадрларны яңадан әзерләү институтының проректоры (1992-1995), Казан энергетика институтының сәнәгать кәсәбәләрен электр белән тәэмин итү кафедрасы деканы (1997-2000).