Риф Сәйфуллин
Риф Гали улы Сәйфуллин (рус. Риф Галеевич Сайфуллин; 4 октябрь 1949, Архангель районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — СССР, Россия театр һәм кино актёры. Сибай башкорт драма театры артисты. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2022)[1]. Башкорт АССРның халык артисты (1988). 1977 елдан — СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 4 октябрендә Башкорт АССРның (1993 елдан — Башкортстан Республикасы) Архангел районы, Муллакай авылында туа.
1973 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Г. Г. Гыйләҗев, Ф. К. Касыймова курсы) тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлагач (1973), Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрында актёр булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1993 елда үзен режиссёр буларак сыный — Гаяз Исхакованың «Сайра, сандугачым!» әсәрен сәхнәләштерә.
А. Вампиловның «Провинциаль мәзәкләр», В. Жеребцовның «Подъезд № 2», М. Задорновның «Соңгы омтылыш» әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итә.
Рольләре
1972 елда Ә. Мирзаһитовның «Бәхтегәрәй» спектаклендәге Сэр Маклой роле Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендәге дебюты була. Репертуарында бик күп рольләр бар, шул исәптән:
- Яппар — «Кодача», Б. Бикбай һәм З. Г. Исмәгыйлев;
- Исәнгилде — «Акмулланың ак төннәре», Н. Гаетбаев;
- Баязит — «Бәхеткә качканнар», Т. Гарипова;
- Калошин — «Провинциаль мәзәкләр», А. Вампилов;
- Кочкарёв — «Өйләнү», Н. Гоголь;
- Фердинанд — «Мәкер һәм мәхәббәт», Ф. Шиллер;
- Дон Жуан — «Дон Жуан», Ж.-Б. Мольер;
- Гамир — «Марс тамгасы астында», Р. Хәмид;
- Леонтий Соколик — «Гаеплеләр», А. Арбузов;
- Минзаһит — «Әллүки», Р. Хәмид;
- Укытучы Туктаров — «Үзебез сайлаган язмыш», Т. Миңнуллин;
- Урманчы Әртерәй — «Кыр казлары», Р. Сафин;
- Шаһтимер — «Ак калфак», М. Фәйзи;
- Назар — «Шайтан нәселе», Г. Мөхтәров;
- Кәрим бай — «Башмагым», Х. Ибраһимов;
- Хатмулла — «Таштугай», Ф. Бүләков;
- Сатыбал — «Картаямыни соң йөрәк», Н. Гаетбаев;
- Исмәгыйль — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Т. Миңнуллин;
- Поручик Зенкевич — «Утлы коен», Ә. Мирзаһитов[2][3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1979);
- Башкорт АССРның халык артисты (1988);
- Россиянең атказанган артисты (2022)[4];
- Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең Арыслан Мөбәрәков исемендәге премиясе лауреаты;
- Бөтенсоюз иҗади яшьләр смотры лауреаты (1977);
- «Хезмәт фидакарьлеге өчен» медале (2024).
Гаиләсе
Аерылган. Рәмилә Сәлимгәрәева белән никахта була. Балалары: улы — Азамат, эшмәкәр; кызы — Айсылу[5], скрипкачы, Россиянең атказанган коллективы, Ю. Х. Темирканов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург филармониясенең Академик симфоник оркестрының беренче скрипкалар төркеме артисты[6].
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15.07.2022 № 456 "О награждении государственными наградами Российской Федерации". Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2022. Архивировано 15 июль 2022 года.
- ↑ Сайфуллин Риф Галеевич (рус.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Сибайский государственный театр (рус.). sibaidramteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15 июля 2022 года № 456 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 июль 2022. Архивировано 15 июль 2022 года.
- ↑ В Уфе прошел бенефис народной артистки Башкортостана Рамили Салимгареевой (рус.). ИА "Башинформ" (8 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Айсылу Сайфуллина (рус.). gasorb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
Әдәбият
- Сибай: энциклопедия. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — ISBN 978-5-88185-246-7.
Сылтамалар
- Риф Сәйфуллин // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- Риф Сайфуллин