Ришат Фазлыйәхмәтов

Ришат Нур улы Фазлыйәхмәтов (рус. Ришат Нурович Фазлиахметов; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) ― татар эстрадасы җырчысы, Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе иясе (2023), Татарстан Республикасының атказанган артисты (2023)[1].

Тәрҗемәи хәле

1989 елның 15 февралендә Мари АССР Бәрәңге районы Мазарбашы авылында туган. Әтисе Нур (2012 елда вафат) инженер-механик булып, әнисе Луиза (2014 елда вафат) аш-су остасы булып эшләгән. Бертуганнары Рифат (2006 елда вафат), Ринат, Рүзәл.

Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (укытучылары — Римма Ибраһимова, Кирам Сатиев). Икенче курстан Салават Фәтхетдинов төркемендә җырлый башлаган. "Барс Медиа"га күчкән. Шул чорда «Ак шомырт та, ак сирин» (Р. Габделганиев көе hәм сүзләре) җыры[2] белән тамашачыга таныла. 2018 елда «Барс Медиа» компаниясе белән килешү тәмамлану сәбәпле, үзенең концерт төркемен булдырган.[3][4]

Танылган җырлары

  • Ак шомырт та, ак сирень
  • Әле ярый, син очрадың
  • Сәлам әйтегезче, кошкайлар
  • Син кирәк
  • Әткәй
  • Яшәтәсе килә әниләрне
  • һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

  • Беренче никахы Гөлназдан улы Искәндәр.[7]
  • Икенче никахы Эльмира (Тәтишкә).[8]