Роберт Гайсин
Роберт Хәниф улы Гайсин (рус. Гайсин Роберт Ханифович; 4 декабрь 1957, Керкәле, Лениногорск районы, Татарстан АССР) – Совет һәм Россия рәссамы, Россия (2000) һәм Татарстан (1997) рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Әсәрләре Мәскәү, Истанбул, Әнкара, Күвәйт шәһәрләрендәге күргәзмәләрдә тәкъдим ителә[1][1].
Тормыш юлы
1957 елның 4 декабрендә Татарстанның Лениногорск районы Керкәле авылында туа. Әтисе Хәниф — Бөек Ватан сугышы ветераны, география укытучысы, әнисе Кәримә — тарих укытучысы, авылда Татарстандагы беренчеләрдән булып музей булдыра[2].
5 нче сыйныфтан Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка урта мәктәбендә кларнет сыйныфы буенча укый. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесына укырга керә. 1978 елда училищены, 1993 елда Чуаш дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый[1].
1978 елда училищены тәмамлагач, Ленинградка күчә, анда гаилә кора һәм кызы туа. Бер елдан соң аерылышып, Казанга кайта. Казанда кабат гаилә кора, иҗат һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә[2].
Роберт Гайсинның эшләре Мәскәүдә, Истанбулда, Әнкарада күргәзмәләрендә күрсәтелгән. Ул халыкара, бөтенроссия һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. 1999 елда «Тюрксой-II» халыкара иҗат лабораториясендә (Бурса, Төркия) катнаша, 2006 елда «Хәбәр» күчмә төргәкләре проектында катнаша. Аның эшләре ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана, шулай ук Россиянең һәм дөньяның күп кенә шәхси һәм корпоратив коллекцияләрдә.[3][4]
В.И. Суриков исемендәге дәүләт сынлы сәнгать институты студентларына укыта[1].
Иҗаты
Роберт Гайсин күп төрле техникаларда — майлы буяулар, акварель, төсле карандашлар, гобеленнар — иҗат итә. Аның иҗатында табигать, авыл тормышы, фантазияләр һәм хис-кичерешләр мотивлары чагылыш таба. Рәссам үз эшләрендә пейзаж, натюрморт һәм портретлардан карап туган формалардан читендә тора, алар шигырьләргә охшый, дип саный[5]
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее белгече Д. И. Әхмәтова билгеләгәнчә, рәссам иҗатының чыганаклары — авыл тормышында, табигатькә карата мөнәсәбәттә, ул «шәһәрдә эшләсә дә, урбанист түгел, табигать җырчысы» булып кала. Гайсин иҗаты үзенчәлекле, аның картиналарындагы катлаулы линияләр, контурлар һәм силуэтлар үрелеше, шулай ук төс гармониясе, рәссамны музыка илһамландыруын сызып күрсәтә[6].
Рәссам картиналарында сюжетлык аңлатма, ачык төркемләүләр юк, ул табигать күзаллаулары, фрагментлар һәм мифик образлар дөньясын тудыра, эшләрендәге төсләр һәм композиция үзенчәлекләре хис-кичерешләрне чагылдыра[7].
Казанышлары
- Роберт Гайсинның картиналары 1998 елдан бирле «Зур Идел» күргәзмәләренә сайлана.
- 2010 елда «Россия сынлы сәнгать атналыгы»нда I урынга лаек була.
- 2011 елда Россия халыкларының традицион сәнгатен үстерүгә үз өлешен керткән өчен заманча сынлы һәм декоратив сәнгать өлкәсендәге «Рус галереясы. XXI гасыр» премиясе тапшырыла.
- 2017 елда рәссамның 60 яшьлек юбилей күргәзмәсе уңаеннан аңа Татарстан Республикикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк тамгасы, «Россия рәссамнар берлеге» төбәк бүлекчәсенең рәхмәт хаты тапшырыла[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Роберт Ханифович Гайсин. Artchive. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 Гайсин Роберт Ханифович. Аярис. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
- ↑ Юбилейная выставка Роберта Гайсина. Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан (16 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
- ↑ Казанда рәссам Роберт Гайсинның 60 яшьлегенә юбилей күргәзмәсе ачыла. Татар Информ (10 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
- ↑ Голыжбина Ольга. Роберт Гайсин: «Я не пишу прямых пейзажей и натюрмортов, портретов, мои работы походят на стихи». Татар Информ (17 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 Юбилейная выставка Роберта Гайсина. Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан (16 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.
- ↑ ГМИИ РТ представит более 40 работ художника Роберта Гайсина. Министерство культуры Республики Татарстан (13 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2024.